"Созвездие - Йолдызлык" фестивале лауреатларына Татарстан Президенты стипендияләре тапшырылды

2021 елның 1 июне, сишәмбе, 20:15

Бүген Казан циркында Халыкара балаларны яклау көненә багышланган бәйрәм чарасы узды. Анда ТР Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева һәм ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Татьяна Ларионова Татарстан Президентының махсус дәүләт стипендияләрен "Созвездие - Йолдызлык" фестивале лауреатларына тапшырдылар.

Балачак бәйрәме Казан һәм Яшел Үзән бию төркемнәре башкаруында "Балалар - бәхет, балачак - ул без" вокаль-хореография композициясе белән ачылды.

Чараның төп өлешендә ел саен уздырыла торган " Созвездие - Йолдызлык" эстрада сәнгате республика ачык телевизион фестивале лауреатларын һәм Гран-при ияләрен бүләкләү булды. ТР Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева һәм ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Татьяна Ларионова иң талантлы башкаручыларга Татарстан Президентының 40 махсус дәүләт стипендиясен тапшырдылар.

Бәйрәмдә катнашучыларны Халыкара балаларны яклау көне белән котлап, Ләйлә Фазлыева фестивальнең республика мәдәни тормышының визит карточкасы булуын билгеләп үтте. "Бу матур традиция оештыручыларның һәм педагогларның тырышлыгы, катнашучыларның таланты аркасында салынган һәм үсә, - диде ул. - Бүген кояш, җылылык, мәхәббәт һәм яктылык йолдызлыгы булсын!»

Татьяна Ларионова үзенең котлавында бүген балаларны яклау көне генә түгел, ә ата-аналарның халыкара бәйрәме дә булуын искәртте. "Бу бәйрәм ата-аналар өчен дә, балалар өчен дә уртак булуы символик мәгънәгә ия, - диде ул. - Бүген бу бәйрәм талантлар йолдызлыгы, иң кыю, креатив, кызыклы идеяләрнең тормышка ашуы белән билгеләп үтелә. Безнең республикада егерме елдан артык могҗиза эшләве өчен фестивальгә рәхмәт! Уңышлар һәм бәхет сезгә, кадерле катнашучылар, фестивальне оештыручылар һәм яшь талантларның ата-аналары!"

Аннары бәйрәм “«Созвездие-Йолдызлык" фестивале лауреатларының якты чыгышлары белән дәвам итте.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International