Игътибар үзәгендә – хуҗасыз хайваннарны тоту мәсьәләләре

2021 елның 3 июне, пәнҗешәмбе, 15:49

Дәүләт Советы депутатлары хуҗасыз хайваннар белән вәзгыятьне контрольгә алырга һәм федераль законнарга тиешле үзгәрешләрне кертергә ниятли. Бу хакта бүген Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитеты утырышында билгеле булды. Моннан тыш, парламентарийлар авыл хуҗалыгын үстерү һәм авыл хуҗалыгы продукциясе, чимал һәм азык-төлек базарларын җайга салу буенча республика дәүләт программасын үтәү нәтиҗәләре турында фикер алыштылар, шулай ук кайбер федераль закон проектларын карадылар.

Дәүләт Советының киләсе утырышында «Хайваннарга карата җаваплы мөнәсәбәт турында һәм Россия Федерациясенең аерым закон актларына үзгәрешләр кертү хакында» Федераль законга үзгәрешләр кертү турында» федераль закон проектын Россия Федерациясе Федераль Собраниесе Дәүләт Думасына кертү буенча Татарстан Республикасы Дәүләт Советының закон чыгару инициативасы каралачак. Бүген профильле комитет утырышында закон проекты хупланды.

Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитеты рәисе Азат Хамааев билгеләп үткәнчә, закон проекты хайваннар белән эш итү өлкәсендә законнарны камилләштерү максатларында эшләнгән.

"Соңгы вакытта Татарстанда да, тулаем Россиядә дә хуҗасыз хайваннарның саны арту мәсьәләсе аеруча кискен тора, - дип сөйләде ул, - кешеләр этләр өеренең агрессив булуыннан зарлана, алар халык өчен, бигрәк тә мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм кешеләр өчен куркыныч булып тора".

Азат Хамаев фикеренчә, беренче чиратта, хуҗасыз хайваннарның санын киметү өчен, аларның урамда барлыкка килү сәбәпләрен бетерергә кирәк. "Хайваннарның шәһәр урамнарында һәм башка торак пунктлар урамнарында хуҗаларыннан башка яшәве - хуҗаларның үз хайваннарына карата җавапсыз мөнәсәбәтләре нәтиҗәсе, - дип саный профильле комитет рәисе, - шуңа бәйле рәвештә федераль законның 13 статьясына хайваннарны мәҗбүри теркәү таләбен билгели торган үзгәреш кертергә тәкъдим ителә, бу югалган хайваннарны аларның хуҗаларына кайтарырга мөмкинлек бирәчәк, шулай ук хайваннарны калдырган очракта аларны хуҗаларын белү өчен  уңай булачак". Депутатлар йорт хайваннарын теркәү тәртибен билгеләү буенча вәкаләтләрне РФ Хөкүмәтенә бирергә тәкъдим итә.

Парламентарийлар фикеренчә, хайваннарның хуҗалары аларны һәрвакытта да тиешенчә карап тотуны тәэмин итми, шул рәвешле күпфатирлы йортларда санитариягә каршы торыш тудыра. Шуңа бәйле рәвештә фатирларда булган йорт хайваннары санының нормативларын язарга тәкъдим ителә.

Шулай ук, эшләнелгән закон проекты белән куркынычсызлыкны тәэмин итү максатларында, урамда йөрү өчен махсус мәйданчыклардан тыш, этләрне борынчыксыз йөртү рөхсәт ителми.

Гамәлдәге федераль кануннар нигезендә агрессивлык күрсәтми торган хуҗасыз хайваннар аларның элеккеге яшәү урыннарына кайтарылырга тиеш. Әмма, күзәтүчесез хайваннарның потенциаль куркынычын исәпкә алып, мәктәпкәчә белем бирү оешмалары, гомуми белем бирү оешмалары, медицина оешмалары һәм балалар уен мәйданчыклары территориясендә кайтаруны тыю билгеләргә тәкъдим ителә.

Бүген махсус тамгалы агрессив булмаган хайваннарны тотмыйлар. Әмма котыру авыруыннан вакцинациянең профилактик чоры 12 ай гына тәшкил итә, һәм бу хайваннар кабат вакцинациягә мохтаҗ. Шуңа бәйле рәвештә депутатлар федераль кануннан махсус тамгалары булган хуҗасыз хайваннарны тотуны тыя торган нигезләмәне чыгарырга тәкъдим итә.

Гамәлдәге федераль кануннар күзәтүчесез хайваннарның приютта булырга тиешлеген күздә тота. Шул ук вакытта, Дәүләт Советы депутатлары билгеләп үткәнчә, күп кенә төбәкләрдә хайваннар өчен приютлар әле булдырылмаган, чөнки моның өчен күп вакыт һәм финанс чаралары кирәк булачак. Шуңа бәйле рәвештә, закон проекты белән хуҗасыз хайваннарны приют булмаган урыннарда вакытлыча тоту пунктларында тоту мөмкинлеген билгеләргә тәкъдим ителә. Әлеге нигезләмәнең гамәлдә булуын 2026 елның 1 гыйнварына кадәр билгеләргә тәкъдим ителә.

Бүген парламент комитеты утырышында «2013-2025 елларга Татарстан Республикасында авыл хуҗалыгын үстерү һәм авыл хуҗалыгы продукциясе, чимал һәм азык-төлек базарларын җайга салу» дәүләт программасын гамәлгә ашыру йомгаклары буенча фикер алыштылар. Бу мәсьәлә буенча белән Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Ришат Хәбипов чыгыш ясады.

Быелның беренче кварталында дәүләт программасы чараларын финанслау 1,5 млрд. сум тәшкил иткән, шул исәптән 324 млн. сум - федераль бюджеттан (үсемлекчелек һәм терлекчелекне үстерүгә, авыл хуҗалыгы җитештерүен техник яктан яңартуга, кече хуҗалыкларга ярдәм итүгә субсидияләр һ.б.).

Ришат Хәбипов билгеләп үткәнчә, 2017 елдан ташламалы кредитлау механизмы гамәлгә ашырыла, аның кысаларында авыл хуҗалыгы товар җитештерүчеләре ел саен 1%тан 5%ка кадәр ташламалы кредитлар алалар. «Авыл хуҗалыгы товар җитештерүчеләре арасында ташламалы кредитлау механизмына ихтыяҗ бар, - дип сөйләде министр урынбасары, - бүгенге көнгә субсидияләрнең еллык лимитының 65%тан артыграгы үзләштерелгән. Банкларга ташламалы инвестиция кредитларына 130 заемщик 8,1 млрд. сумга мөрәҗәгать иткән, шул исәптән хуҗалык итүнең кече формалары буенча - 641 млн. сумга 97 гариза кергән».

Тулаем алганда, республика буенча чәчү эшләре төгәлләнгән инде. 2021 елда чәчүлекләрнең мәйданы 2,8 млн. га тәшкил иткән (2020 ел дәрәҗәсендә). 2021 ел уңышы өчен 552 мең га көзге бөртекле культуралар чәчелгән.

Быел 3 айда барлык төр хуҗалыкларда 446 мең тонна сөт,  122,3 мең тонна терлек һәм кош ите җитештерелгән, йомырка җитештерү 343,3 млн. данә тәшкил иткән.

Комитет утырышында башка мәсьәләләр дә каралды.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International