“Бердәм Россия” съездына делегатларны партия конференциясендә сайлаячаклар

2021 елның 3 июне, пәнҗешәмбе, 16:52

"Бердәм Россия" төбәк сәяси советы президиумы утырышында 19 июньдә Мәскәүдә узачак бөтенроссия съездына делегатлар кандидатураларын тәкъдим иттеләр. Съездда алдан тавыш бирү йомгаклары расланачак һәм сайлау алды программасы өстендә эш башланачак.

Сәяси совет әгъзалары делегация составына 31 кешене кертергә тәкъдим итә. Алар арасында - Югары совет бюросы әгъзасы, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, партиянең генераль советы Президиумы әгъзасы, партиянең Татарстан төбәк бүлеге Секретаре Фәрит Мөхәммәтшин, партиянең генераль советы әгъзалары Казан мэры Илсур Метшин, РФ Дәүләт Думасы депутаты Илдар Гыйльметдинов, Татарстан бүлегенең "Яшь гвардия"  җитәкчесе Динар Бариев, партиянең беренчел бүлекләре активистлары.

"Бердәм Россия"нең беренчел тавыш бирүе 24-30 май көннәрендә барлык РФ субъектларында онлайн узды, ә 42 төбәктә онлайн рәвештә һәм  сайлау участокларында узды.

Иң күп тавыш җыючылар: РФ Дәүләт Думасының гамәлдәге депутатлары Айрат Фәррахов, Ирек Богуславский, Ольга Павлова, Марат Бариев, Мурад Гаделшин, ТР Дәүләт Советы депутатлары Татьяна Ларионова, Геннадий Глушков, район башлыклары Айдар Метшин, Рөстәм Кәлимуллин, Анатолий Иванов, Вячеслав Козлов. Җиңүчеләр арасында шулай ук Татарстан Республикасының Башкортстан Республикасындагы даими вәкиле Йосыф Якубов, ТР Президенты Аппараты җитәкчесе урынбасары Александр Терентьев, “Бердәм Россия”партиясе төбәк бүлегенең кадрлар сәясәте идарәсе җитәкчесе урынбасары Илнар Гыйрфанов, Территорияләрне инвестицион үстерү фонды генераль директоры урынбасары Руслан Гаджиев та бар.

Бер мандатлы округларда ТР Дәүләт Советы депутатлары Илья Вольфсон, Марат Нуриев, РФ Дәүләт Думасы депутатлары Илдар Гыйльметдинов, Олег Морозов, Әлфия Когогина, “Татнефть” ГАҖ генераль директоры урынбасары Азат Ягафаров җиңү яулады. Тавыш бирүнең тулы нәтиҗәләре pg.er.ru сайтында бастырылган.

Дәүләт Думасына сайлауларда "Бердәм Россия" не тәкъдим итәчәк кандидатлар исемлекләре Мәскәүдәге съездда расланачак.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International