Дәүләт Советы депутатлары Дәүләт Думасына берьюлы җиде закон чыгару инициативасын җибәрергә планлаштыра

2021 елның 4 июне, җомга, 14:51

Алтынчы чакырылыш Дәүләт Советының егерме икенче утырышы 11 июньдә булачак. Бүген парламент Президиумы утырышында шундый карар кабул ителде.

Депутатлар 41 мәсьәләне карарга планлаштыра, шул исәптән федераль законнарга үзгәрешләр кертү буенча Дәүләт Советының 7 закон чыгару инициативасы, республика законнарының 11 проекты һәм 14 федераль закон проекты.

Киләсе утырышның көн тәртибендә Казанның 175 нче гимназиясендә булган фаҗигале вакыйгалардан соң депутатлар тарафыннан әзерләнгән Татарстан парламентының закон чыгару инициативалары блогы үзәк урынны алып тора.

"Дәүләт Советы Рәисе күрсәтмәсе белән граждан коралы әйләнеше өлкәсендә норматив-хокукый җайга салуны камилләштерү,  интернет һәм социаль челтәрләрдә деструктив мәгълүмат таралуны чикләү, шулай ук наркотик һәм психотроп матдәләр әйләнешен контрольдә тоту һәм хуҗасыз хайваннар белән эш итү өлкәсендә (күзәтүчесез этләрнең кешеләргә һөҗүм итү очракларына бәйле) закон чыгару инициативалары әзерләү өчен дүрт эшче төркем төзелде, - диде Дәүләт Советы Секретаре Лилия Маврина, булачак утырышның көн тәртибе турында сөйләгәндә, - гомуми алганда 7 закон чыгару инициативасы, РФ Хөкүмәте Рәисе Михаил Мишустинга һәм Дәүләт Думасы Рәисе Вячеслав Володлавинга мөрәҗәгатьләр әзерләнде".

"Без корал сатып алу һәм корал белән эш итү мәсьәләләрен яңадан карау, күпләрнең үлеменә китергән начар гамәлләрне геройлаштыру мөмкинлекләрен чикләү өчен федераль үзәккә закон чыгару инициативасы белән чыгарга тиешбез, бу ата-аналар өчен, укытучылар өчен фаҗига", - дип басым ясады Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин.

Парламентның егерме икенче утырышында шулай ук Татарстан Республикасы Президенты Р.Н. Миңнехановның Татарстан Республикасы территориясендә урнашкан мәдәният, сәламәтлек саклау, мәгариф, социаль хезмәт күрсәтү өлкәсендәге оешмалар тарафыннан 2020 елның 1 гыйнварыннан 31 декабренә кадәр хезмәт күрсәтү шартлары сыйфатын бәйсез бәяләү нәтиҗәләре һәм әлеге оешмаларның эшчәнлеген камилләштерү буенча күрелгән чаралар турында мәҗбүри гавами хисабы тыңланачак. Республика Президенты кушуы буенча отчетны Татарстан премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева тәкъдим итәчәк.

Моннан тыш, Лилия Маврина билгеләп үткәнчә, Дәүләт Советының егерме икенче утырышында беренче укылышта 10 закон проекты каралачак, шул исәптән 2020 елда Татарстан Республикасы бюджетының һәм Территориаль мәҗбүри медицина иминияте фонды бюджеты үтәлеше, федераль бюджеттан республика бюджетына бюджет кредитлары бирү турында, Татарстан Республикасының аерым закон актларына үзгәрешләр кертү хакында өстәмә килешүләр раслау турында.

Шулай ук беренче укылышта салым салуның гадиләштерелгән системасын кулланучы салым түләүчеләр өчен салым ставкаларын билгеләү турында, оешмалар мөлкәтенә салым турында, җирле үзидарә органнарына күпфатирлы йортларны өлешле төзү өлкәсендә контрольдә тоту буенча дәүләт түләүләре бирү, шулай ук торак-төзелеш кооперативлары эшчәнлеген, җәмәгать судьялары турында, физик культура һәм спорт турында, халыкка адреслы социаль ярдәм күрсәтү турында республика законнарына үзгәрешләр кертелә торган закон проектларын карау күздә тотыла.

Парламентарийлар икенче укылышта Дәүләт торак фонды, муниципаль фонд һәм социаль файдаланудагы фондлардан социаль наем шартнамәләре буенча гражданнарның аларга торак урыннары бирү хокукларын гамәлгә ашыру турында республика законнарына үзгәрешләр кертү хакында закон проектын караячак. Әлеге закон проекты белән гражданнарны торакка мохтаҗ буларак исәпкә алу өчен кирәкле документлар исемлегенә таләпләр төгәлләштерелә.

Егерме икенче утырышның көн тәртибенә “Гражданлык җәмгыяте институтларының торышы һәм үсеше турында” ТР Иҗтимагый палатасы доклады кертелгән, аның белән республика Иҗтимагый палатасы рәисе Зилә Вәлиева чыгыш ясаячак.

«Хөкүмәт сәгате» кысаларында республика Хөкүмәтенең «Халыкны сыйфатлы эчә торган су белән тәэмин итү турында» мәгълүматы тыңланачак. Бу мәсьәлә буенча төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин доклад ясаячак.

Президиум утырышында башка мәсьәләләр дә каралды.

 

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International