КПРФ фракциясе утырышы булды

2021 елның 11 июне, җомга, 09:27

Бүген Дәүләт Советында КПРФ фракциясе утырышында депутатлар парламентның егерме икенче утырышының көн тәртибе  һәм фракциянең агымдагы мәсьәләләре буенча фикер алышты.

Хафиз Миргалимов тәкъдиме буенча, КПРФ фракциясе әгъзалары Дәүләт Советының егерме икенче утырышы көн тәртибендәге күпчелек мәсьәләләрне хуплап тавыш бирергә карар кылдылар.

Фракция утырышында шулай ук Дәүләт Думасына көзге сайлауларга әзерлекнең һәм матбугат конференциясен уздыруның оештыру мәсьәләләре буенча фикер алыштылар.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International