Җәмәгать судьялары сайланды

2021 елның 11 июне, җомга, 10:25

Бүген Дәүләт Советы утырышында депутатлар җәмәгать судьяларын сайлау һәм җәмәгать судьясы вазыйфаларын йөкләү турындагы мәсьәләләрне карадылар. Республиканың Югары суды тарафыннан тәкъдим ителгән һәм профиль комитеты тарафыннан хупланган судьялар бертавыштан сайланды.

Татарстан Республикасы җәмәгать судьялары итеп сайлануга кандидатураларны Татарстан Республикасы Югары суды Рәисе урынбасары Максим Беляев тәкъдим итте. Әлеге мәсьәлә буенча Законлылык һәм хокук тәртибе комитетының уңай карары белән комитет рәисе урынбасары Александр Чубаров таныштырды, ул тәкъдим ителгән кандидатураларны хупларга тәкъдим итте.

Татарстан Республикасы Конституциясенең 75 статьясы нигезендә  Татарстан Республикасы Дәүләт Советы   Аксубай суд районы буенча 1 нче суд участогына Карамельский Артур Валерьевичны, Балтач суд районы буенча 1 нче суд участогына Нәҗметдинова Лилия Мәкъсут кызын,  Чаллы  шәһәре районы буенча 3 нче суд участогына Сүлтиева Гөлнара Илдус кызын, Чаллы  шәһәре районы буенча 23 нче суд участогына Кадыйров Хәйдәр Рәшит улын  Татарстан Республикасы җәмәгать судьялары итеп биш елга;  Мамадыш суд районы буенча 2 нче суд участогына  Габделхаков Айрат Ринат улын, Казан шәһәренең Идел буе  суд районы буенча 2 нче суд участогына Садретдинова Алисә Сәлимҗан кызын ун елга сайлады.

Дәүләт Советы Татарстан Республикасы Зеленодольск суд районы буенча 2 нче суд участогы җәмәгать судьясы вазыйфаларын башкаруны бер елга отставкадагы судья Хәев Илдар Рәфгать улына йөкләде.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International