Интернетта деструктив мәгълүмат тарату өчен җинаять җаваплылыгы кертү тәкъдим ителде

2021 елның 11 июне, җомга, 12:14

Интернет һәм социаль челтәрләрдә деструктив мәгълүмат таралуны чикләү максатыннан, Татарстан парламенты депутатлары җинаять җаваплылыгын кертергә тәкъдим итә. Бу мөрәҗәгать Дәүләт Думасына юллана.

«РФ Җинаять кодексына һәм Җинаять-процессуаль кодексына үзгәрешләр кертү турында» ФЗ проекты гражданнарга начар йогынты ясаган мәгълүмат тараткан өчен җинаять җаваплылыгын күздә тота.

Законлылык һәм хокук тәртибе комитеты рәисе урынбасары Александр Чубаров бүген закон буенча Интернетта укучының яки башка берәүнең уку йортында балаларга корал белән һөҗүм итүен пропагандалаучы материалар һәм мәгълүмат тараткан өчен җаваплылык каралмавын әйтте.

«Мондый мәгълүматның җәмәгатьчелеккә куркынычы бар, көчләүгә, үз сәламәтлегеңә зыян китерүгә өндәү, җинаятьчеләрне геройлаштыру гражданнар тормышына һәм сәламәтлегенә зыян китерә», — диде Чубаров. Хокук саклау органнары Интернетта шундый мәгълүмат таратучыларны ачыклау эшен үткәрсә дә, полиция хезмәткәрләренең мондый затлар белән эшләү вәкаләтләре чикләнгән. Алар бары тик профилактик әңгәмә генә үткәрә.

Татарстан депутатлары Җинаять кодексына 207 нче маддәне өстәргә тәкъдим итә, ул балаларны көчләүгә һәм сәламәтлекләренә зыян китерүгә өндәгән формаль булмаган берләшмәләр оештыручыларга җинаять җаваплылыгын күздә тота.

«Деструктив мәгълүматка кешегә карата алдан уйлап көч куллануны, үзеңә үзең зыян китерүне чагылдырган яки хуплаган фотография, видео, аудио һәм текст материаллары керә. Без тәкъдим иткән үзгәрешләр Интернетта тискәре мәгълүмат таралуны киметергә, ә ачыкланган очракта, гаелеләрне җаваплылыкка тарту чараларын күрергә мөмкинлек бирәчәк», — диде Чубаров.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International