Дәүләт Советы депутатлары республиканың социаль учреждениеләренә бүләк итеп газета-журналлар яздырды

2021 елның 11 июне, җомга, 14:17

Бүген Дәүләт Советында республика газеталарына һәм журналларына язылу оештырылды. Депутатлар  республиканың социаль учреждениеләре өчен газеталарга һәм журналларга язылды.

ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Баулы районының Кырым-Сарай авылында урнашкан интернат-йортында тәрбияләнүчеләргә "Республика Татарстан", "Ватаным Татарстан" газеталарына һәм ике телдә чыга торган "Чаян" журналын бүләк итеп яздырды.

Бүген парламентарийлар 200 гә якын газета-журналларга язылдылар.  

Парламентта республика газеталарына һәм журналларына язылу  даими рәвештә оештырыла. Депутатлар ярдәме белән ветераннар, балалар йортларында тәрбияләнүчеләр, ялгыз кешеләр, инвалидлар республика басмаларын алып укый.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International