2020 елга ТР Территориаль мәҗбүри медицина иминияте фонды бюджеты профицит белән үтәлгән

2021 елның 11 июне, җомга, 14:30

Бүген Дәүләт Советы утырышында 2020 елда ТР Территориаль мәҗбүри медицина иминияте фонды бюджеты үтәлеше турында закон проекты беренче укылышта һәм тулаем кабул ителде. Закон проектын фонд директоры Алсу Мифтахова тәкъдим итте.

Бюджет, салымнар һәм финанс комитеты рәисе урынбасары Камил Нугаев билгеләп үткәнчә, 2020 елда ММИ (мәҗбүри медицина иминияте) территориаль фонды бюджеты турындагы канунга үзгәрешләр өч тапкыр кертелгән. Әлеге үзгәрешләр нәтиҗәсендә фонд бюджеты керемнәре 2,6 процентка (1,5 млрд. сум), чыгымнар - 3,4 процентка (1,9 млрд. сум) арткан.

2020 елда ММИ Фонды бюджетына 59 млрд. сум, ягъни расланган күрсәткечтән 99,8% күләмендә керем кергән. Салым һәм салым булмаган керемнәр расланган күрсәткечтән 102,1 млн. сум яки 131,7% күләмендә кергән. Республика бюджетыннан кертемнәр 9 млрд. 685 млн. сум тәшкил иткән. Федераль мәҗбүри медицина иминияте фонды бюджетыннан бюджетара трансфертлар 2020 елда 48 млрд. 582 млн. сум күләмендә кергән.

2020 елда бюджет чыгымнары 58,7 млрд. сум күләмендә башкарылган. Хисап елы нәтиҗәләре буенча Фонд бюджеты салым һәм салым булмаган керемнәр буенча 320,5 млн. сум күләмендә профицит белән үтәлгән.

ТР Территориаль мәҗбүри медицина иминияте фонды бюджеты чыгымнары структурасында «Сәламәтлек саклауны үстерү» һәм «Гражданнарга социаль ярдәм» ике республика дәүләт программасын гамәлгә ашыруга чыгымнар төп өлешне тәшкил иткән. Чыгымнарның 50,9%ы стационар медицина ярдәме оештыру белән бәйле, 34%ы амбулатор медицина ярдәменә юнәлтелгән.

ММИ база программасына кертелмәгән югары технологияле медицина ярдәменә чыгымнар 2,7 млрд. сум тәшкил иткән, шул исәптән федераль бюджеттан - 461,5 млн. сум.

«Россия Федерациясе Хөкүмәтенең резерв фондыннан халыкның сәламәтлеген тәэмин итү һәм яңа коронавирус инфекциясен таратмау максатларында Татарстанга медицина оешмаларын өстәмә финанс белән тәэмин итүгә 790 млн. сум күләмендә бюджетара трансфертлар бирелде, - дип хәбәр итте Камил Нугаев, - әлеге акчалар тулы күләмдә медицина оешмаларына яңа корона вирус инфекциясе булган пациентларга тәүлек буе стационарда күрсәтелгән медицина ярдәме өчен түләүләргә җибәрелде».

Нәтиҗәдә Территориаль мәҗбүри медицина иминияте фонды бюджеты үтәлеше турындагы закон проекты 2020 елда түбәндәге параметрлар белән кабул ителде: керемнәр - 59 млрд. 024 млн. 124,9 мең сум, чыгымнар - 58 млрд. 703 млн. 655,7  мең сум, профицит - 320 млн. сум.

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International