Оешмалар мөлкәтенә ташламалы салым ставкалары 2023 елга кадәр озайтыла

2021 елның 11 июне, җомга, 14:39

Бүген Дәүләт Советы утырышында оешмалар мөлкәтенә салым турында республика законнарына үзгәрешләр кертү хакында закон проекты беренче укылышта һәм тулаем кабул ителде. Закон проекты ташламалы салым ставкаларының гамәлдә булуын тагын бер елга - 2023 елның 1 гыйнварына кадәр озайта. Моңа кадәр ташламалы ставкалар 2022 елның 1 гыйнварына кадәр гамәлдә булган.

Бюджет, салымнар һәм финанс комитеты исеменнән  закон проектын тәкъдим итеп депутат Дмитрий Самаренкин сәламәтлек саклау, физик культура һәм спорт ихтыяҗлары өчен файдаланыла торган социаль-мәдәни өлкә объектларына карата оешмалар өчен, Татарстан Республикасы бюджетыннан һәм җирле бюджетлардан финанслана торган оешмалардан тыш, федераль бюджеттан 0,1 процент күләмендә киметелгән салым ставкасы билгеләнүе белдерде.

Моннан тыш, коммерциягә карамаган бакчачылык яки яшелчәчелек ширкәтләренә, шулай ук 2019 елның 1 гыйнварына кадәр гражданнар тарафыннан бакчачылык, яшелчәчелек яки дача хуҗалыгын алып бару өчен төзелгән коммерциягә карамаган оешмаларны гомуми файдаланудагы мөлкәт булган мөлкәткә салым салудан азат итү каралган.

"Закон проектына Татарстан Республикасы Президентының, Прокуратураның, Дәүләт Советының Хокук идарәсе, Хисап һәм Иҗтимагый палаталарның уңай нәтиҗәләре бар", - дип йомгаклады депутат һәм закон проектын беренче укылышта һәм тулаем кабул итәргә тәкъдим итте. Документ республика Президентына кул куюга җибәреләчәк.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International