Округларда депутат атнасы

2021 елның 15 июне, сишәмбе, 11:12

Дәүләт Советы депутатларының округларда эше дәвам итә. Бу атнада парламентарийлар социаль хезмәтләр күрсәтүчеләрне  һөнәри бәйрәмнәре белән котладылар, гериатрия кабинетларын карадылар, шулай ук "Укы, илем!" акциясенә кушылдылар.  Моннан тыш, парламентарийлар үз округларының авыл һәм район үзәкләрендә Сабан туйларында булдылар.

8 июньдә, Социаль хезмәткәрләр көнендә, Дәүләт Советы депутаты Марат Нуриев Казан шәһәренең Яңа Савин, Авиатөзелеш һәм Совет районнарының социаль хезмәтләр күрсәтүчеләре белән очрашты. Очрашуда депутат социаль хезмәт күрсәтү эшен камилләштерү буенча тәкъдимнәрне тыңлады. Социаль яклау хезмәткәрләре әйтүенчә, кәгазь эшенең артык күп булуы аркасында аларга үзләренә беркетелгән кешеләргә хезмәт күрсәтү өчен вакыт җитми. Алар депутаттан социаль яклау белгечләренә документаль йөкләнешне киметү мөмкинлеген карауны сорадылар. "Күпләр социаль хезмәткәрләр өлкән кешеләргә атнага бер-ике тапкыр кирәкле продуктлар китерә, дип кенә уйлый. Чынлыкта алар азык-төлек кенә китереп калмыйлар, бер үк вакытта хакимиятнең рәсми вәкиле дә, санитарка да, няня да, психолог та булалар. Кешеләргә аларны тыңлаулары һәм аңлаулары бик мөһим, һәм нәкъ менә бу - сезнең эшегезнең шактый өлеше», - дип мөрәҗәгать итте очрашуда катнашучыларга Марат Нуриев.

Совет районы социаль хезмәтләрен һөнәри бәйрәмнәре белән Дәүләт Советы Секретаре Лилия Маврина котлады. Бәйрәм чарасы 9 июньдә район хакимияте бинасында узды. «Безнең илдә һөнәри бәйрәмнәр күп, әмма социаль хезмәткәр көне - иң гуманлы, мәрхәмәтле, иң кирәкле бәйрәм, - дип басым ясады Лилия Маврина, - социаль хезмәткәр һөнәре җиңел түгел. Сез, бернигә дә карамастан, үзегезнең кайгыртуда булганнарга  вакытыгызны гына түгел,  җан җылыгызны да бирәсез, аларга конкрет эшләр белән генә түгел, сүз белән дә ярдәм итәсез. Игътибар һәм аралашу да мөһим». Дәүләт Советы Секретаре социаль хезмәткәрләргә авыр хезмәтләре өчен рәхмәт белдерде.

Питрәч районында Татарстан Республикасында гериатрик хезмәтне оештыру буенча күчмә утырыш узды. Очрашуның модераторы буларак Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Татьяна Ларионова чыгыш ясады. Үзәк район хастаханәсендә кунаклар республикада үрнәк булган гериатрия кабинетының эше һәм җиһазлары белән таныштылар. Ул узган елда "Демография" илкүләм проекты ярдәмендә ачылган иде. Кабинетта кирәкле җиһазлар бар, шул исәптән ультратавышлы остеоденситометр - сөякләрне скрининглау һәм остеопорозны ачыклау өчен аппарат та. Татьяна Ларионова хезмәттәшләренең игътибарын пенсионерларга үз табиб-гериатрына тиз һәм уңайлы гына барып җитү өчен идәндә һәм диварларда юл күрсәткечләре билгеләү зарурлыгына юнәлтте. Дәүләт Советы Рәисе урынбасары шулай ук булган кабинетларның эшен аерым контрольгә алырга чакырды. Татарстанда барлыгы 72 гериатр кабинеты ачылды. Быел Казанда тагын дүрт кабинет ачу планлаштырыла.

"Мәрхәмәт - Милосердие" хатын-кыз депутатлар берләшмәсе әгъзалары "Укы, илем!" республика акциясенә кушылды. Парламентарийлар депутат Алсу Нәбиева җитәкчелегендә җыелган китапларны Рональд Макдональд йортына тапшырдылар. Акциянең максаты - мини-китапханәләр булдыру һәм Татарстан Республикасының социаль учреждениеләрендә китапханә фондларын яңарту.

10 июньдә Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Татьяна Ларионова гражданнарны онлайн-кабул итте. Татарстан парламенты вице-спикерына Казанның өч кешесе мөрәҗәгать итте. Совет районының Зур Урамында яшәүчеләр  мәктәпкә һәм балалар бакчасына  мохтаҗ. Тәрбиягә бала алган гаилә торак шартларын яхшыртуга ярдәм сорый. Шулай ук казанлылар кеше күп йөри торган урамнарының берсендә җайга салына торган җәяүлеләр кичүе кирәклеген билгеләп үттеләр. Татьяна Ларионова барлык мөрәҗәгатьләрне җентекләп өйрәнәчәк һәм алга таба алар буенча карарлар кабул итәчәкләр.

12 июньдә Чистай Сабантуе мәйданында авыл хуҗалыгы алдынгыларын бүләкләделәр. Сабан туе бәйрәме белән чистайлыларны Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Әхмәтов һәм депутат Алсу Тарханова котлады. Чистайда милли Сабантуй бәйрәме меңләгән кунак җыйды. Бәйрәмне ачу тантанасы алдыннан бик матур пролог булды. Музыкаль-театральләштерелгән куелышта йөзләгән артист катнашты.

Шул ук көнне Нурлат районында да Сабантуй узды. Бәйрәмдә Дәүләт Советы депутатлары Людмила Рыбакова һәм Шамил Яһудин булдылар. Депутатлар декоратив-гамәли сәнгать күргәзмәсе оештырылган «Осталар шәһәре»н, Дуслык урамын, татар хуҗалыгын карадылар. Бәйрәмнең төп мәйданына барышлый кунакларга татар чәе традицияләрен күрсәттеләр, мастер-классларга чакырдылар. Нурлат халкы һәм бәйрәм кунаклары төрле бәйгеләрдә һәм квестларда катнашты.

Яңа Чишмә районында да Сабантуй гөрләп узды. Уен һәм спорт мәйданчыкларында баганага менү, кыек багана буйлап йөрү, аркан тартышу, капчык белән сугышу, көянтә-чиләк белән су ташу, чүлмәк вату буенча ярышлар узды. Чарада шулай ук атта йөрү буенча ярышлар да үткәрелде һәм районның иҗат коллективлары чыгыш ясады. Яңа Чишмә Сабантуе кунакларын һәм батырларын Дәүләт Советы депутаты Алсу Тарханова котлады.

Депутат Римма Ратникова Кукмара Сабантуе кунагы булды. Традиция буенча алдынгыларны бүләкләделәр. Кыр геройларына, терлекчеләргә, авыл хуҗалыгы бүлекчәләре җитәкчеләренә, белгечләргә, сәнәгать, төзелеш, социаль өлкә хезмәткәрләренә, зур уңышларга ирешкән спортчыларга бүләкләр тапшырылды. Сабантуй кунаклары борынгы татар гореф-гадәтләре белән таныштылар, милли ризыклардан авыз иттеләр һәм халык уеннарында катнаштылар.

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International