Фәрит Мөхәммәтшин Европа Советы җирле һәм төбәк хакимиятләре конгрессы утырышында катнаша

2021 елның 15 июне, сишәмбе, 12:23

Бүген Страсбургта Европа Советы җирле һәм төбәк хакимиятләре конгрессының 40 нчы сессиясенең икенче өлеше ачылды. Сессия яңа коронавирусной инфекция таралуга бәйле уңайсыз санитар-эпидемиологик вәзгыять аркасында видеоконференция режимында уза. Пленар утырыш эшендә Конгрессның мактаулы әгъзасы, Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин катнаша.

Европа Советы җирле һәм төбәк хакимиятләре конгрессының пленар утырышын аның Рәисе Линдерт Вербеек ачты. Сессия көне тәртибенең төп  мәсьәләсе булып COVID-19 пандемиясенең Европа шәһәрләрендә социаль-сәяси һәм демократик процессларга йогынтысы, икътисадта локдауннар белән бәйле кризистан соңгы күренешләрне бетерү, шулай ук замана проблемаларына каршы көрәштә төбәкләр теләктәшлеге тора.

Моннан тыш, сессиянең көн тәртибендә - Европа илләрендә җирле үзидарәнең Европа хартиясен гамәлгә ашыруга бәйле кайбер актуаль мәсьәләләр.  Европа парламентарийлары шулай ук мәдәни мирас белән идарә итү мәсьәләләрендә тукталырга һәм торакны арендалау өчен онлайн-платформалар эшен анализларга ниятли.

Бүген көннең икенче яртысында һәм иртәгә палата утырышлары узачак. 17 июньдә Европа Советы җирле һәм төбәк хакимиятләре конгрессының чираттагы сессиясе пленар утырыш белән тәмамланачак.

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International