Фәрит Мөхәммәтшин җәмәгать судьяларына таныклыклар тапшырды

2021 елның 16 июне, чәршәмбе, 15:17

Бүген Татарстан Дәүләт Советында җәмәгать судьяларына таныклыклар тапшыру тантанасы узды. Фәрит Мөхәммәтшин кулыннан таныклыкларны республиканың төрле районнарындагы суд участокларында хөкемлек итүче 14 җәмәгать судьясы алды. 

Фәрит Мөхәммәтшин сайланган җәмәгать судьяларын Дәүләт Советы депутатлары исеменнән котлап, хәзерге җәмгыятьтә җәмәгать судьяларының ролен бәяләп бетергесез дип ассызыклады. "Бүген җәмәгать юстициясе бәхәсләрне, хөкемне хәл итүнең нәтиҗәле механизмы ролен генә үтәми, шулай ук җәмгыятьтә каршылыкларның сизгер барометры булып тора, - дип билгеләде республика парламенты җитәкчесе. - Хәзерге вакытта Татарстанда 190 җәмәгать судьясы үз вәкаләтләрен башкара, 2020 елда алар тарафыннан 700 меңгә якын эш һәм материаллар каралган - бу узган елга караганда 16 процентка артык дигән сүз".

Фәрит Мөхәммәтшин республика җитәкчелеге тарафыннан әлеге өлкәдә уңай эш шартлары тудыруга зур игътибар бирелүен ассызыклады. "2014 - 2023 елларга Татарстан Республикасында юстицияне үстерү" дәүләт программасын гамәлгә ашыру кысаларында 37 җәмәгать суды бинасында капиталь ремонт эшләре башкарылды, - диде ул. - Якындагы өч елда республика бюджетыннан җәмәгать судьялары биналарын капиталь төзекләндерүгә 146 млн сум акча бүленәчәк. Федераль бюджеттан 2021 елда суд участокларында махсус элемтә каналларын төзүгә 30 млн сум акча бүлеп бирелде, бу дәүләт органнары белән багланышларның сыйфатын яхшыртачак, гражданнарны видеоконференцэлемтә ярдәмендә суд утырышларында катнашу мөмкинлеген оештырырга ярдәм итәчәк. Татар телен судта куллануны киңәйтү максатларында агымдагы елда «Суд эшендә татар теле» темасына кыска сроклы курслар оештырылды. Суд эшен цифрлаштыру мәсьәләсе төп бурычларның берсе булып кала. Хәзерге вакытта республикада цифрлы инфраструктура һәм электрон сервислар булдыру буенча актив эш алып барыла".

Фәрит Мөхәммәтшин билгеләп үткәнчә, җәмәгать судьялары эшчәнлеге һәм аларны хәл итү йөзләгән кешенең язмышы, тормышның төрле өлкәләрендә бәхәсләрне җайга салу белән турыдан-туры бәйләнгән. "Шуңа күрә гражданнарның судьялар эшенә, аларның мораль-әхлакый сыйфатларына таләпләре бик югары, - дип искәртте ул. - Иң мөһиме, кешеләр судның гадел булуына ышанырга тиеш. Алар судка хакимият буларак ышансын иде!"

Тантанада шулай ук Татарстан Республикасы Югары Суды Рәисе вазыйфаларын башкаручы Максим Беляев, Татарстан Республикасында Суд департаменты идарәсе башлыгы Җәүдәт Салихов һәм Татарстан Республикасы Юстиция министры Рөстәм Заһидуллин да җәмәгать судьяларына котлаулар һәм теләкләр сүзләре белән мөрәҗәгать иттеләр.

Таныклыклар тапшыру тантанасында катнашкан җәмәгать судьялары исеменнән Татарстан Республикасы Теләче суд районы буенча 1 нче суд участогының җәмәгать судьясы Тимур Салихов чыгыш ясады.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International