СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
22
апрель, 2024 ел
Дәүләт Советы Рәисе, "Бердәм Россия" Бөтенроссия сәяси партиясенең Татарстан төбәк бүлеге Секретаре Фәрит Мөхәммәтшин муниципаль районнардан «ПолитСтарт» проекты кысаларында алдан тавыш бирүдә катнашучы яшь кандидатлар белән очрашты. Республика парламентында узган очрашуда партиянең төбәк бүлеге һәм «Бердәм Россиянең Яшь гвардиясе» Татарстан бүлекчәсенең Җирле штаблары вәкилләре катнашты.
20
апрель, 2024 ел
Бүген Дәүләт Советы депутатлары һәм республика парламенты Аппараты хезмәткәрләре республика башкаласының җәмәгать паркларын төзекләндерү буенча өмәгә чыктылар. Алар Казан үзәгендәге Лядской бакчасы территориясен җыештырдылар.
19
апрель, 2024 ел
Парламентның бүгенге утырышында депутатлар Бюджет, салымнар һәм финанслар комитетының хисап мәгълүматын тыңладылар, аны комитет җитәкчесе Леонид Якунин тәкъдим итте. Дәүләт Советы хисапны игътибарга алды.
19
апрель, 2024 ел
Бүген Дәүләт Советы утырышында дәүләт милкен хосусыйлаштыру турында республика законына үзгәрешләр кертү турында закон проекты беренче укылышта һәм тулаем кабул ителде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ