Фәрит Мөхәммәтшин Идел буе Закон чыгаручылары ассоциациясе утырышында катнашты

2021 елның 24 июне, пәнҗешәмбе, 12:31

ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Идел буе федераль округы субъектлары дәүләт хакимиятенең закон чыгару (вәкиллекле) органнары ассоциациясе утырышында катнашты. Парламентарийлар күп кенә актуаль мәсьәләләр, шул исәптән эчке туризмны үстерү һәм туристлык тармагына законнар белән ярдәм итү, шулай ук Идел буе төбәкләрендә милли сәясәтне гамәлгә ашыру турында фикер алыштылар.

Утырыш эшендә Россия Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле Игорь Комаров, Оренбург өлкәсе губернаторы Денис Паслер, Идел буе федераль округының 14 субъектыннан парламент башлыклары катнашты.

Утырышның төп темасы эчке туризмны үстерү проблемалары һәм перспективалары булды. Фәрит Мөхәммәтшин, дискуссиядә катнашып, туризм өлкәсендә норматив-законнар белән җайга салуны камилләштерү буенча тәкъдимнәр белән чыкты. Аерым алганда, Татарстан парламенты башлыгы билгеләп үткәнчә, Идел буе федераль округының күпчелек регионнары Идел елгасы бассейнында урнашкан, һәм елга туризмы туристлык тармагының мөһим юнәлешләреннән берсе булыр иде. Әмма бүген судноларның гына түгел, тулаем алганда пассажирлар инфраструктурасының да тузу дәрәҗәсе югары.

Фәрит Мөхәммәтшин фикеренчә елга суднолар йөрешенә ярдәм итү чараларының берсе лизинг булырга мөмкин. «Без круиз пассажир суднолары сериясе төзү өчен лизинг механизмын 2,5% еллык ставка белән 15-20 елга бирү тәкъдиме белән мөрәҗәгать иттек, - дип сөйләде Дәүләт Советы Рәисе, - хәзер бу мәсьәлә Хөкүмәт каравында тора».

Идел буе канун чыгаручылары Фәрит Мөхәммәтшинның тәкъдимен хуплады һәм Ассоциация исеменнән бу мәсьәләне алга җибәрүдә ярдәм итәргә әзер.

Бүгенге утырышта милли сәясәтне гамәлгә ашыру мәсьәләләре турында фикер алыштылар. Доклад белән РФ Президентының Идел буе федераль округындагы вәкаләтле вәкиле урынбасары Игорь Буренков чыгыш ясады.

Фәрит Мөхәммәтшин коллегаларын Татарстанда милли сәясәт стратегиясенең ничек тормышка ашырылуы белән таныштырды. Парламент җитәкчесе әлеге процесста иҗтимагый институтлар роленә аерым игътибар бирде. Ул Татарстан халыклары ассамблеясе эше турында сөйләде, бу структураны «милли сәясәтне гамәлгә ашыруда хакимият органнарына ярдәм күрсәтү коралы» дип атады. Парламент башлыгы бу тәҗрибәне таратырга, башка төбәкләрдә дә  мондый институтлар булдыру турында уйларга тәкъдим итте.

Форумның төп мәйданчыгы 1993-1998 елларда Россия Федерациясе Хөкүмәте рәисе булып эшләгән  В.С.Черномырдинның Оренбург өлкәсе Черный Отрог авылында урнашкан музее булды. Утырыш алдыннан парламентарийлар музей экспозициясен карап чыктылар һәм Бөек Ватан сугышында һәлак булган авылдашлар хөрмәтенә куелган һәйкәлгә чәчәкләр салдылар.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International