Дәүләт Советы депутатларына һәм аларның ярдәмчеләренә халык санын алу турында сөйләделәр

2021 елның 24 июне, пәнҗешәмбе, 13:12

24 июньдә Дәүләт Советының Кече залында парламент депутатлары һәм аларның ярдәмчеләре өчен Бөтенроссия халык санын алуны уздыру мәсьәләләренә багышланган семинар узды. Аны ТР Дәүләт Советы Секретаре Лилия Маврина үткәрде.

Семинарны ачып, Лилия Маврина билгеләп үткәнчә, көз көне булачак Бөтенроссия халык санын алу ил өчен мөһим кампания барлык дәрәҗәдәге депутатларның актив катнашуын таләп итә. Моның өчен барлык вакыйгалар һәм законнардагы үзгәрешләр турында белеп торырга кирәк.  

Семинарда Дәүләт Советы Аппаратының Хокук идарәсе башлыгы Марат Сөнгатуллин федераль һәм республика законнарында соңгы үзгәрешләрне күзәтү белән чыгыш ясады. Ул, аерым алганда, 11 майда Казанда булган фаҗигале вакыйгалардан соң кабул ителгән дәүләт хакимиятенең федераль органнарына һәм республика законнарына ТР Дәүләт Советының мөрәҗәгать итү турындагы закон чыгару инициативаларын билгеләп үтте.

Федераль дәүләт статистикасы хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча территориаль органы җитәкчесе Наталья Гатауллинаның чыгышы Татарстанда 2020 елгы Бөтенроссия халык санын алуны уздыру үзенчәлекләренә һәм аны 2021 елга күчерү сәбәпләренә багышланган иде. 1 октябрьдән 31 октябрьгә кадәр халык санын алуны уздыруга әзерлекле исәп алучылар һәм волонтерлар, шулай ук интернет һәм стационар исәп алу пунктлары мөмкинлекләре җәлеп ителәчәк.

ТР Президентының Эчке сәясәт мәсьәләләре департаментының Милли сәясәтне гамәлгә ашыру идарәсе башлыгы Данил Мостафин Татарстанда дәүләт милли сәясәтен тормышка ашыруның актуаль мәсьәләләре турында сөйләде. Үзенең докладында ул "2025 елга кадәр чорга Россия Федерациясе дәүләт милли сәясәте стратегиясе"ндәге үзгәрешләр һәм "2014 - 2022 елларга Татарстан Республикасында дәүләт милли сәясәтен гамәлгә ашыру турында" Татарстан Республикасы дәүләт программасы турында җентекләп сөйләде.

Аннары нотыкчылар семинарда катнашучыларның сорауларына җавап бирделәр.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International