Фәрит Мөхәммәтшин эшкуарларның хокукларын яклау буенча вәкаләтле вәкилләрнең төбәкара конференциясендә катнашты

2021 елның 25 июне, җомга, 16:17

Бүген Казанда эшмәкәрләрнең хокукларын яклау буенча вәкаләтле вәкилләрнең төбәкара конференциясе ачылды, анда илнең 57 субъекты вәкилләре: бизнес-омбудсменнар, кече һәм урта бизнес предприятиеләре җитәкчеләре, фәнни һәм иҗтимагый структуралар катнашты. Форум кысаларында РФ Генераль прокуратурасының Идел буе федераль округы буенча эшмәкәрләренең хокукларын яклау буенча ведомствоара эш төркеменең киңәйтелгән утырышы узды. Утырышта сәламләү сүзе белән Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин чыгыш ясады.

«Эшкуарлар хокукларын яклау буенча вәкаләтле вәкил институты актив кешеләр һәм эшкуарлык бергәлеге белән хезмәттәшлектә арадашчы булып тора», - дип басым ясады Фәрит Мөхәммәтшин, утырышны ачып.

Парламент җитәкчесе билгеләп үткәнчә, илнең барлык субъектларында бизнес мәнфәгатьләрен тәэмин итү мәсьәләләре белән шөгыльләнүче структуралар эше оештыра торган законнар кабул ителгән. Шул ук вакытта булган норматив-хокукый базаны даими рәвештә камилләштерергә кирәк, дип саный Дәүләт Советы Рәисе. Мисал итеп ул республика бизнес-бергәлеге белән берлектә кабул ителгән салым салуның патент системасын кертү турындагы республика законын китерде. "Без эшмәкәрләр белән ваклап сатуда һәм гомуми туклануда патентларны арзанайтуда килешүгә ирешә алдык", - диде Фәрит Мөхәммәтшин.

Бүген республикада кече һәм урта эшкуарлыкның 158 меңнән артык субъекты бар, анда 658 мең кеше эшли. 133 меңнән артык эшкуар үзмәшгуль буларак теркәлгән. «Бу республикада хезмәткә сәләтле халкының өчтән берен тәшкил итә, эшмәкәрләр һәрвакыт халыкның инициативалы һәм актив өлеше булдылар. Кече һәм урта эшкуарлык субъектлары саны буенча Татарстан Идел буе федераль округында беренче урында тора», - диде Фәрит Мөхәммәтшин.

Парламент башлыгы бизнеска дәүләт ярдәме мәсьәләләренә аерым тукталды. Фәрит Мөхәммәтшин билгеләп үткәнчә, пандемиягә бәйле рәвештә  Россия Хөкүмәте кече һәм урта бизнеска ярдәм итүнең өстәмә пакетын формалаштырды. Төп чаралар арасында - рестораторлар һәм отельерлар өчен өстәлгә бәягә салымны нольга калдыру, бизнес ачуга башлап җибәрүче һәм яшь эшмәкәрләргә капитал салу, дәүләт структуралары тарафыннан сатып алуларда катнашуга квотаны киңәйтү һәм башкалар.

Дәүләт Советы Рәисе Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Эшкуарлар хокукларын яклау буенча вәкаләтле вәкилнең эшен югары бәяләде. Узган ел Татарстанда эшкуарларга җинаять басымын сизелерлек киметүгә ирешелде. Республика "икътисадый" маддәләр буенча кузгатылган җинаять эшләре санын киметү буенча Идел буе федераль округының барлык регионнары арасында лидер булып тора. 2019 елда мондый эшләр 45 булса, 2020 елда - 11. "Шулай итеп, без хокук саклау органнары белән берлектә эшмәкәрлекне яклыйбыз, җинаять юлына китермәскә тырышабыз", - дип ассызыклады Фәрит Мөхәммәтшин.

Фәрит Мөхәммәтшин республикада гамәлгә ашырыла торган стратегик проектларга кыскача тукталды. М-12 автомобиль юлы төзелә. ТАНЕКОның өч яңа җайланмасы эшләтеп җибәрелде, Түбән Кама нефть химиясендә синтетик каучук җитештерү, АУРУС автомобильләре җитештерү ачылды, инде 4 нче Хайер заводы төзелә башлады.

Онлайн-сәүдә инфраструктурасы актив үсә. "Интернетта сәүдә  ил икътисадның да, төбәкләр икътисадының да аерылгысыз өлеше булды, - диде Фәрит Мөхәммәтшин, - 2020 ел нәтиҗәләре буенча Россия электрон сәүдә базары күләме 58% ка арткан һәм 2,7 трлн. сумга җиткән. Татарстанда 2020 елда электрон сәүдә күләме 34%ка арткан һәм 67 млрд. сум тирәсе тәшкил иткән".

Фәрит Мөхәммәтшин сүзләренә караганда, кече бизнеска ярдәм итү инфраструктурасын формалаштыруга аерым игътибар бирелә (сәнәгать парклары, технопарклар, СЭЗ һ.б.). Татарстан, гадәттәгечә, IT-технологияләр ягыннан да кызыксыну уята.

Чыгышын тәмамлап, Фәрит Мөхәммәтшин форумда катнашучыларга уңышлар теләде. "Конференция чараларында дискуссияләр безгә эшкуарлар белән эшләүдә өстәмә карарлар табарга ярдәм итәчәк, безнең төбәкара элемтәләрне ныгытачак", - дип йомгаклады ул.

Ведомствоара утырыш эшендә Россия Федерациясе Президентының Идел буе федераль округындагы эшкуарлар хокукларын яклау буенча Тулы вәкаләтле вәкиле урынбасары Игорь Паньшин, Россия Федерациясе Президенты каршындагы Эшкуарлар хокукларын яклау буенча вәкаләтле вәкил Борис Титов, Россия Федерациясе Генераль прокуроры урынбасары Николай Шишкин катнашты.

Прокуратура һәм бизнес җәмәгатьчелеге вәкилләренең игътибар үзәгендә бизнеска һәм контроль-күзәтчелек эшчәнлегенә административ контрольне киметү мәсьәләләре булды. Россия бизнес-омбудсмены Борис Титов билгеләп үткәнчә, Идел буе федераль округы тәҗрибәсе әлеге мәсьәләләрдә уңай булып тора. Шунысын да билгеләп үтү җитә, бизнеска административ басым түбән булган топ-30 төбәккә  арасында Идел буе федераль округының 14 төбәгеннән 9ы бар.

Эшлекле форум эше ике көн дәвамында дәвам итәчәк. Электрон коммерция, "гади әйберләр" икътисады, эшкуарлык эшчәнлегенә ярдәм итүнең региональ экосистемасын формалаштыру проблемалары буенча секцияләр утырышы планлаштырылган.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International