Республика мәктәпләренә хәйрия программасы буенча станоклар һәм җайланмалар кайтарыла

2021 елның 24 июне, пәнҗешәмбе, 11:50

Бүген Мамадыш районында Дәүләт Советы депутатлары катнашында мәктәп укучыларына станоклар һәм җиһазлар тапшырдылар.

«Газпром трансгаз Казан» компаниясе хәйрия нигезендә Мамадыш шәһәренең 4 нче мәктәбендә биш станок - агач һәм металл эшкәртү өчен җиһазларның тулы комплектын (вертикаль-фрезер, агач эшкәртү, су басу, бораулау һәм токарь-винторезлы станоклар) тапшырды. Җиһазларны тапшыру тантанасында Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Әхмәтов һәм депутат Марат Галиев катнашты.

 2020 елда предприятиедә төзек хәлдә булган, әмма җитештерү процессында файдаланылмый торган җиһазларны Татарстан Республикасының уку йортларына тапшыру турында карар кабул ителгән иде.

«Газпром трансгаз Казан» ҖЧҖнең баш механигы Андрей Батталов, җиһазлар тапшырганда, уку йортын сайлау очраклы булмады, дип билгеләп үтте. Уку йорты администрациясе уку процессына җитди игътибар бирә, ә станоклар укучыларга практик күнекмәләр алырга ярдәм итә.

Мәктәп директоры тирән рәхмәт сүзләрен әйтеп, станоклар "Технология" курсын өйрәнгәндә һәм WorldSkills эшче һөнәрләре конкурсында катнашуга әзерләнгәндә зур ярдәм булачак, дип ышандырды.

«Газпром трансгаз Казан» хәйрия программасы кысаларында республиканың 8 уку йортына барлыгы 23 төрле җиһазлар тапшырды.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International