Дәүләт Советының профильле комитеты тарафыннан сайлауларны оештыру һәм законнар белән тәэмин итү мәсьәләләре каралды

2021 елның 29 июне, сишәмбе, 15:24

Бүген Дәүләт корылышы һәм җирле үзидарә комитеты утырышында депутатлар Татарстан Республикасы Үзәк сайлау комиссиясе мәгълүматын тыңладылар һәм берничә закон проектын карадылар. Комитет утырышында Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Әхмәтов катнашты.

2021 елда сайлаулар уздыруны законнар белән һәм оештыру ягыннан тәэмин итү турында мәгълүмат белән Татарстан Республикасы Үзәк сайлау комиссиясе Рәисе урынбасары Олег Сквордяков чыгыш ясады. "РФ Президенты Указы белән яңа чакырылыш РФ Федераль Җыены Дәүләт Думасы депутатларын сайлау 2021 елның 19 сентябренә билгеләнгән, - дип искәртте ул. - Бер үк вакытта бердәм тавыш бирү көнендә Татарстан Республикасы территориясендә өстәмә рәвештә 15 нче Азино һәм 24 Студентлар бер мандатлы округлары буенча Дәүләт Советы депутатларын сайлаулар, һәм өстәмә муниципаль сайлаулар булачак".

Татарстан Республикасы территориясендә бермандатлы алты сайлау округы төзелгән: 26 нчы Идел буе, 27 нче Мәскәү, 28 нче Түбән Кама, 29 нчы  Чаллы, 30 нчы Әлмәт һәм 31 нче Үзәк округлар.

Сайлауларда 32 сәяси партия катнаша ала.

Киләсе сайлауларның төп үзенчәлеге - өч көн рәттән тавыш бирү мөмкинлеге. Тавыш бирү 2021 елның 17, 18 һәм 19 сентябрендә үткәреләчәк. Муниципаль сайлауларда вакытыннан алда тавыш бирү үткәрелмәячәк.

Киләсе сайлауларның төп үзенчәлеге - өч көн рәттән тавыш бирү мөмкинлеге. Тавыш бирү 2021 елның 17, 18 һәм 19 сентябрендә үткәреләчәк. Муниципаль сайлауларда вакытыннан алда тавыш бирү үткәрелмәячәк.

Олег Сквордяков шулай ук сайлау законнарындагы үзгәрешләр турында сөйләде. Алар "Интернет" челтәрендә законсыз материаллар табылган очракта Үзәк сайлау комиссиясенең Роскомнадзорга мөрәҗәгать итәү хокукына кагылышлы.

Киләсе сайлауларда тавыш бирү йомгаклары турындагы беркетмәләрнең QR-кодлаштыру технологиясе кулланылачак. Республиканың барлык участок сайлау комиссияләре компьютер техникасы белән тәэмин ителәчәк һәм әлеге технологияне кулланачак. Тавыш бирү көнендә видеокүзәтү технологиясен куллану мәсьәләсе эшләнә. Видеокүзәтү оештыру хезмәтләрен бердәнбер башкаручы итеп Ростелеком АҖ билгеләнде.

Закон нигезендә, сайлауларда күзәтүчеләрне сәяси партияләр, кандидатлар һәм Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы билгеләргә хокуклы, тавыш бирү биналарына керү өчен ММЧ вәкилләре аккредитация үткәреләчәк.

Сайлауларда барлыгы 65 территориаль сайлау комиссиясе һәм 2764 участок сайлау комиссиясе эшләячәк.

Тәкъдим ителгән мәгълүмат турында фикер алышуда катнашкан Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Әхмәтов, комитет рәисе Альберт Хәбибуллин, депутатлар Николай Рыбушкин һәм Ольга Воронова сайлауларны финанс белән тәэмин итү, тавыш бирүне уздыруның процедура мәсьәләләре белән кызыксындылар.

Олег Сквордяков парламентарийлар сорауларына тулы җаваплар бирде.

ТР Үзәк сайлау комиссиясе мәгълүматы игътибарга алынды.

Утырышта шулай ук берничә закон проекты каралды һәм хупланды һәм 2021 елның беренче яртыеллыгында комитет эшчәнлеге нәтиҗәләре турында хисап расланды.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International