Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Ф.Х. Мөхәммәтшинның Халыкара парламентаризм көне уңаеннан котлавы

2021 елның 30 июне, чәршәмбе, 09:58

Хөрмәтле татарстанлылар! Хөрмәтле коллегалар – барлык дәрәҗәдәге вәкиллекле хакимият органнары депутатлары! Сезне чын күңелдән Халыкара парламентаризм көне белән котлыйм!

Бу бәйрәм – дөньякүләм бәйрәмнәренең иң яшенең берсе. Аны билгеләп үтүне тәкъдим итүче төп инициаторлар арасында безнең илебез дә бар, ә фикернең үзен Россия Федерациясе Федераль Собраниесе Федерация Советы Рәисе В.И. Матвиенко белдерде. 2018 елның маенда бу тәкъдим Берләшкән Милләтләр оешмасы Генераль Ассамблеясының резолюциясе белән хупланды, аны йөздән артык дәүләт яклап чыкты. Бәйрәмнең датасы буларак, халыкара парламент хәрәкәте тарихына нигез салган вакыйга сайланды: 1889 елның 30 июнендә Парижда төрле илләр парламентарийларының иң зур һәм иң өлкән берләшмәсе – Халыкара союзның тәүге конференциясе уза.

Кешелек тарихында вәкиллекле халык хакимиятенең тәҗрибәсе шактый бай, аның чишмә башы борынгы заманнардан килә. Гасырлар дәвамында барган эволюция ярдәмендә парламентаризм демократиянең нык нигезенә әйләнде, хакимиятләр бүленү принцибын гамәлгә ашыру өчен мәҗбүри шарт булды. Бүген дәүләт хакимияте системасын гомум тигез сайлаулар нигезендә төзелә торган иң югары закон чыгару (вәкиллекле) органыннан башка күз алдына да китерергә мөмкин түгел. Парламентаризм институты, һәрдаим үсештә булып һәм заман таләпләренә сизгер җавап бирергә тырышып, халыкның төрле төркемнәренең, иҗтимагый берләшмәләрнең һәм сәяси партияләрнең мәнфәгатьләрен белдерә, аларны закон чыгару хезмәттәшлегендә берләштерә. Хокукый кыр булдыруда, социаль һәм сәяси үсеш стратегиясен билгеләүдә, тикшереп тору функцияләрен башкаруда, хезмәттәшлекнең аерым юнәлеше – парламентара дипломатияне гамәлгә ашыруда аның роле гаять зур.

Парламентаризмның төп принципларын эзлекле рәвештә тормышка ашырып, безнең илебез демократик үзгәртүләр, Федерация субъектларын һәрьяклап ныгыту юлыннан ныклы адымнар белән бара, илкүләм үсеш максатларына һәм мөһим социаль-икътисадый нәтиҗәләргә ирешергә омтыла. Сайлаучылар, граждан җәмгыяте институтлары һәм хакимият органнары белән тыгыз хезмәттәшлек, традицияләрне ихтирам итү, әһәмиятле проблемаларны тирән анализлау, файда китерергә омтылу һәм нәтиҗәле эшләргә тырышу – болар барысы да федераль, төбәк һәм җирле дәрәҗәдәге депутатларның эшчәнлегендәге какшамас юнәлешләр. Парламентарийларның төп бурычлары – шәхеснең ирекле үсешенә уңайлы хокукый мохит булдыру, гражданнарның яшәеше өчен яхшы шартлар тәэмин итү.

Хөрмәтле татарстанлылар! Халыкара парламентаризм көне – вәкиллекле халык хакимияте һәм закон чыгару хакимияте идеяләрен яклаучылар бәйрәме. Сезгә барыгызга да нык сәламәтлек, тынычлык һәм игелек, безнең күпмилләтле Ватаныбыз хакына алга таба да нәтиҗәле эшләвегезне телим! Ә Россия Федерациясе Дәүләт Думасының быелгы көздә сайланачак яңа чакырылышына җаваплы парламент эшчәнлегендә уңышлар!

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International