КПРФ фракциясе әгъзалары журналистларга беренче яртыеллыкта эш нәтиҗәләре турында сөйләделәр

2021 елның 1 июле, пәнҗешәмбе, 12:27

Бүген КПРФ фракциясе 2021 елның беренче яртысында эш нәтиҗәләре турында матбугат конференциясе уздырды. Республика массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре белән Дәүләт Советында КПРФ фракциясе җитәкчесе, Дәүләт Советы Президиумы әгъзасы, Дәүләт төзелеше һәм җирле үзидарә комитеты рәисе урынбасары Хафиз Миргалимов, фракция әгъзасы, Социаль сәясәт комитеты рәисе урынбасары Артем Прокофьев, депутатлар Александр Комисаров һәм Фадбир Сафин очраштылар.

Журналистлар белән очрашу башында Хафиз Миргалимов республика коммунистлары исеменнән Кытай Халык Республикасының Казандагы Генераль консулына Кытай Компартиясенең 100 еллыгы уңаеннан котлау телеграммасы җибәрүе турында хәбәр итте.

Беренче яртыеллыкта КПРФ фракциясе эш нәтиҗәләре турында сөйләгәндә, Хафиз Миргалимов бу вакыт эчендә фракция тарафыннан 4 утырыш, 2 матбугат конференциясе, 2 түгәрәк өстәл һәм 3 семинар-киңәшмә уздырылуын билгеләп үтте. Май ахырында Казанның Ирек мәйданында капиталь ремонттан соң В.И.Ленин һәйкәлен ачу тантанасы булды.

КПРФ фракциясе депутатлары тарафыннан Татарстан Республикасы дәүләт хакимияте органнарына, җирле үзидарә органнарына, оешмаларга һәм иҗтимагый берләшмәләргә 117 депутат мөрәҗәгате җибәрелгән, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы утырышына 2 депутат гарызнамәсе кертелгән. Сайлаучыларның 223 мөрәҗәгате каралган.

 Артем Прокофьев КПРФның 24 июньдә узган җыены турында сөйләде, аерым алганда, Дәүләт Думасы депутатларын сайлауларда КПРФның федераль һәм төбәк исемлекләренең раслануын хәбәр итте.

Депутат Фадбир Сафин сул сәяси көчләрнең федераль коалициясе төзелүе турында мәгълүмат бирде, аңа 50дән артык сәяси партия һәм хәрәкәт кергән.

Журналистларның сорауларына җавап биреп, КПРФ фракциясе әгъзалары партиянең сайлау алды программасының төп пунктлары турында сөйләделәр һәм сайлау кампаниясен уздыру планнары белән уртаклаштылар.

 
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International