Дәүләт Советында дәүләт хезмәткәрләре өчен дәрес булды

2021 елның 29 июне, сишәмбе, 16:58

29 июньдә Дәүләт Советында квалификация күтәрү программасы кысаларында дәүләт граждан хезмәткәрләре өчен "Дәүләт хезмәтенә кереш" дәресе үткәрелде. Аны ТР Дәүләт Советы Секретаре Лилия Маврина үткәрде.

Казан (Идел буе) федераль университетының Югары дәүләт һәм муниципаль идарә мәктәбен тыңлаучылар парламентның Кече залында Россия Федерациясенең дәүләт төзелеше, закон чыгару һәм башкарма хакимиятнең федераль органнары эше турында лекция тыңладылар.

Дәүләт Советы Секретаре Лилия Маврина шулай ук республика парламентының социаль-икътисадый үсеш проблемаларын хәл итүдә дәүләт хакимияте һәм җирле үзидарә органнары белән үзара хезмәттәшлеге турында сөйләде.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International