Дәүләт Советының егерме өченче утырышы 8 июльдә була

2021 елның 2 июле, җомга, 13:38

Алтынчы чакырылыш Дәүләт Советының егерме өченче утырышы 8 июльдә булачак. Бүген парламент Президиумы утырышында шундый карар кабул ителде.

Көн тәртибенә караган мәсьәләләрне тикшерүгә керешкәнче Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин соңгы вакытта республикада булган әһәмиятле вакыйгаларны билгеләп үтте. Парламент җитәкчесе июнь аенда узган утырышта кабул ителгән һәм Дәүләт Думасына юнәлдерелгән Татарстан Дәүләт Советының закон чыгару инициативаларына аерым тукталды.

Татарстан парламентарийларының корал сатып алуга хокук бирү яшен  18 дән  21 яшькә кадәр күтәрелүгә кагылышлы тәкъдимнәренең берсе инде хупланган. Шушы көннәрдә Россия Президенты Владимир Путин тиешле федераль законга кул куйган. Фәрит Мөхәммәтшин җиденче чакырылыш Дәүләт Думасы үз эшен тәмамләвын әйтеп, мөгаен, Татарстанның калган закон  инициативалары инде киләсе депутатлар тарафыннан каралыр, димәк, закон проектларын сигезенче чакырылыш башында ук карарга мөмкин булсын өчен ведомствоара килештерү һәм дәүләт хакимияте органнарында тиешле бәяләмәләр алу процедурасын тизләтергә кирәк, дигән фикер җиткерде.

Булачак утырышка килгәндә, Дәүләт Советы Секретаре Лилия Маврина әйтүенчә, депутатлар 17 мәсьәләне карарга планлаштыра, шул исәптән 5 республика законы проектын һәм 7 федераль закон проектын.   

Профильле комитетлар тарафыннан беренче укылышта карау өчен республиканың Җир һәм Экология кодексына, шулай ук урманнардан файдалану турында һәм коррупциягә каршы көрәш турында республика законнарына үзгәрешләр кертү турында закон проектлары әзерләнде.

Икенче укылышта чит ил гражданлыгы булган Россия гражданнары өчен дәүләт һәм муниципаль хезмәт вазыйфаларын биләүне тыю билгеләнә торган Татарстан Республикасының аерым закон актларына үзгәрешләр кертү турында закон проекты каралачак.

Егерме өченче утырышның көн тәртибенә 2020 елда Татарстан Республикасы Хисап палатасы эшчәнлеге турында хисап кертелгән.

Моннан тыш, депутатларга Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне мониторинглау федераль хезмәтенең Идел буе федераль округы буенча департаментының Татарстан Республикасы территориясендәге эшчәнлеге турында мәгълүмат тәкъдим ителәчәк. Әлеге мәсьәлә кысаларында парламентарийлар шулай ук Татарстан территориясендә әйләнә-тирә мохитнең торышы турында фикер алышуны, әлеге мәгълүматны хакимият органнары һәм идарә органнары, халык белән тәэмин итү тулылыгын анализлауны планлаштыралар.

Егерме өченче утырышта парламентның 2021 елның беренче яртыеллыгындагы эшенә йомгаклар ясалачак. Мәгълүмат белән Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин чыгыш ясаячак.

Булачак утырышның көн тәртибен анализлап, Лилия Маврина билгеләп үткәнчә, хәзерге вакытта комитетлар каравында тагын берничә закон проекты бар. Көн тәртибе Дәүләт Советы утырышында яңа мәсьәләләр белән тулыландырылырга мөмкин.

Президиум утырышында башка мәсьәләләр дә каралды.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International