"Бердәм Россия" сәяси советы президиумы ТР Дәүләт Советына өстәмә сайлауларга кандидат күрсәтте

2021 елның 2 июле, җомга, 16:11

"Бердәм Россия" төбәк сәяси советы президиумында 19 сентябрьдә өстәмә сайлауларда Студентлар бермандатлы округ буенча ТР Дәүләт Советы депутатлыгына кандидатны тәкъдим итү турында мәсьәләне карадылар.

Президиум әгъзалары күпчелек тавыш белән  «ТАНЕКО» АҖ беренчел профсоюз оешмасы рәисе Ренат Сибгатуллинны депутатлыкка кандидат итеп күрсәтте.

"Алда сайлаулар һәм оештыру эшләре тора. Татарстанда булган команда җитди нәтиҗәгә исәп итә. Алдагы сайлауларны безгә гадел, чиста, легитим итәргә кирәк. Моны күп санлы күзәтүчеләр корпусы да күзәтеп торачак», - дип билгеләп үтте “Бердәм Россия” партиясенең Татарстан бүлекчәсе Секретаре Фәрит Мөхәммәтшин.

Президиум утырышында шулай ук Татарстанда җәмәгать кабул итү бүлмәләре эшенә йомгак ясалды.

Төбәк кабул итү бүлмәсе җитәкчесе Камил Садриев хәбәр иткәнчә, беренче ярты елда 1287 мөрәҗәгать каралган.  Бу нисбәттән 75 %тан артык гамәли һәм консультатив ярдәм күрсәтелгән.

“Мөрәҗәгатьләрнең күбесе социаль тәэмин итү, ТКХ, сәламәтлек саклау хезмәтләре күрсәтү мәсьәләләренә кагыла”, - дип хәбәр итте Садриев.

Ул билгеләп үткәнчә, хәзер "Минем депутат" системасы аша мөрәҗәгатьләр саны кабат арткан. 2019 елда кергән мөрәҗәгатьләрне гамәлгә ашыру даими контрольдә тора. Бүгенге көнгә 2020 елда кергән наказларның  82,9% үтәлгән.

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International