Россия Конституциясенә төзәтмәләр кабул ителүгә бер ел: төбәк законнарын тәңгәлләштерү өчен федераль законнарнга үзгәртүләрне тизләтү мөһим

2021 елның 5 июле, дүшәмбе, 14:07

Бүген Мәскәүдә, РФ Иҗтимагый палатасында, Россия Конституциясенә төзәтмәләр кабул итүгә бер ел тулуга багышланган конференция узды. Парламентарийлар, профильле министрлыклар һәм ведомстволар, иҗтимагый оешмалар вәкилләре Конституциягә төзәтмәләрне гамәлгә ашыру барышын анализладылар. Конференциядә Дәүләт Советы Рәисе, РФ Конституциясенә төзәтмәләр кертү турында тәкъдимнәр әзерләү буенча эшче төркем әгъзасы Фәрит Мөхәммәтшин катнашты.

Бер ел элек, 2020 елның 4 июлендә, Төп законның яңа нигезләмәләре үз көченә керде. Хәзер законнарны яңартылган Россия Конституциясенә туры китерү буенча зур эш дәвам итә. Хәзерге вакытта 180 федераль канунга үзгәрешләр кертелгән инде.

Фәрит Мөхәммәтшин яңадан төбәк законнарын, Конституциягә кертелгән төзәтмәләр нигезендә, федераль кануннардагы үзгәрешләргә туры китерү механизмын гармонизацияләү кирәклеге мәсьәләсен күтәрде. Парламент башлыгы фикеренчә, әлеге процесс "үтәли" булырга тиеш. "Минем зур үтенечем - кабул ителгән төзәтмәләрне гамәлгә ашыруга юнәлдерелгән федераль законнар кабул итүне тизләтү, - дип мөрәҗәгать итте ул хезмәттәшләренә, - Татарстан инде турыдан-туры эшли торган законнарга үзгәрешләр кертте, әмма сүз алар турында гына бармый. Без моны никадәр тизрәк эшләсәк, регионнарда сораулар шулкадәр азрак булачак, шулай ук хокук нормаларын төрлечә шәрехләүләр дә азрак булачак. Бу бурычны беренчел дип саныйм, бу юнәлештә тиз хәрәкәт итәргә кирәк".

Иҗтимагый палата әгъзалары әлеге мәсьәләне үз контроленә алды, алар  Россия Юстиция министрлыгына аңлатмалар сорап мөрәҗәгать итәргә ниятли. 

Фәрит Мөхәммәтшин шулай ук Төп законга кертелгән үзгәрешләр үз вакытында һәм ил гражданнарының мәнфәгатьләрен яклауга юнәлтелгәнлеген,  шуңа күрә аларны барлык дәрәҗәләрдә дә актив хуплауларын билгеләп үтте. Парламент җитәкчесе Конституциянең яңа редакциясе буенча фикер алышу барышында Иҗтимагый палатаның ролен югары бәяләде. «Беркайчан да илнең Иҗтимагый палатасы аналитик һәм аңлату эшләренә шулай актив рәвештә җәлеп ителмәде, - диде ул, - мондый мәйданчык өчен сезгә ихлас күңелдән рәхмәтлемен».

Гомумән алганда, яңа Конституциянең бер еллык эшчәнлеген  анализлап, Фәрит Мөхәммәтшин Төп законны, элекке  "либераль" редакциядән аермалы буларак,  "социаль" юнәлешле дип билгеләде. "Моны уннарча мисалларда исбатлый алам", - дип басым ясады ул.

"Социаль төзәтмәләр" гамәленә бүген аерым игътибар бирелде. Эш төркеме әгъзалары бәяләвенчә, ил Конституциясенә төзәтмәләр Россия үсешенә көчле юнәлеш бирде, әмма бүген социаль нәтиҗәне бәяләү, илнең Төп канунына үзгәрешләр гади гражданның тормышына ничек йогынты ясавын аңлау мөһим.

Бу һәм башка мәсьәләләрне хәл итү белән Конституциягә төзәтмәләр кертү буенча эшче төркем шөгыльләнәчәк, ул ил Президенты йөкләмәсе буенча кабул ителгән төзәтмәләр нигезендә  агымдагы законнарны мониторинглау төркеме буларак үз эшчәнлеген дәвам итәчәк.

 

 

 

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International