Дәүләт Советында узган матбугат конференциясендә шәхси ярдәмче хуҗалыкларны үстерүгә дәүләт ярдәме турында сөйләштеләр

2021 елның 5 июле, дүшәмбе, 15:04

Бүген Дәүләт Советында матбугат конференциясе узды, анда шәхси ярдәмче хуҗалыкларны үстерүгә дәүләт ярдәме турындагы республика законын гамәлгә ашыру мәсьәләләре хакында фикер алыштылар. Журналистларның сорауларына Татарстан Республикасының Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитеты рәисе Азат Хамаев, профильле комитет рәисе урынбасары Таһир Һадиев, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Ришат Хәбипов һәм Татарстан Республикасының Фермерлар һәм крестьян хуҗалыклары ассоциациясе рәисе Камияр Байтемиров җавап бирде.

Матбугат конференциясен ачып, Азат Хамаев профильле комитетның быелның беренче яртыеллыгында эшенә йомгак ясады, кабул ителгән законнарга һәм закон чыгару инициативаларына тукталды. Закон чыгару эшчәнлеге перспективалары турында сөйләгәндә, комитет башлыгы умартачылык турындагы канунга үзгәрешләр кертеләчәген искәртте.

Азат Хамаев шулай ук күптән түгел узган «Агроволга - 2021» агросәнәгать күргәзмәсе турында фикерләре белән уртаклашты. Заманча экспоцентр мәйданчыкларында ачык һавада авыл хуҗалыгы җитештерүе күргәзмәсен һәм эшлекле форумны үз эченә алган комплекслы чара. Күргәзмәне Азат Хамаев катнашучылар составы буенча да (Россиянең 30 төбәгеннән 304 оешма), шулай ук авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре тарафыннан имзаланган килешүләрнең мөмкин булган саны буенча да уникаль дип атады. "Нәтиҗәләр чыгарырлар дип уйлыйм, ә тулаем алганда уңай тәэсир калды", - диде ул.

Матбугат конференциясенең төп темасына килгәндә, шәхси ярдәмче хуҗалыкларга дәүләт ярдәме чараларын анализлауга күчкәндә, Ришат Хәбипов моннан биш ел элек, 2016 елда, Татарстанда шәхси ярдәмче хуҗалыкларны үстерүгә дәүләт ярдәме турында закон кабул ителүен  билгеләп үтте.

Хәзерге вакытта республикада шәхси ярдәмче хуҗалыкларда 468,3 меңнән артык кеше эшли. Шәхси ярдәмче һәм крестьян-фермер хуҗалыклары өлеше республиканың аграр комплексының гомуми күләмендә 50 %тан артып китә. Узган ел республика фермерлары тарафыннан 131 млрд. сумлык продукция җитештерелгән.

Гадәттәгечә, республика бюджетыннан кече хуҗалыкларга ярдәм итүгә акча бүлеп бирелә. Авыл хуҗалыгы товар җитештерүчеләренә иң кирәкле дәүләт ярдәме чарасы - сөтчелек юнәлешендә мини-фермалар төзү. «Шушы программа ярдәмендә без шәхси ярдәмче хуҗалыкларда Гадәттәгечә, республика бюджетыннан кече хуҗалыкларга ярдәм итүгә акча бүлеп бирелә. Авыл хуҗалыгы товар җитештерүчеләренә иң кирәкле дәүләт ярдәме чарасы - сөтчелек юнәлешендә мини-фермалар төзү. «Шушы программа ярдәмендә без шәхси ярдәмче хуҗалыкларда терлек санын 7 мең башка арттыруга ирештек», - диде е Ришат Хәбипов.

Моннан тыш, ел саен савым сыерлары һәм кәҗәләр тотуга фермерларга 350 млн. сумга якын акча бүлеп бирелә.

Шәхси ярдәмче хуҗалыкларга субсидияләр конкурс нигезендә бирелә. Ришат Хәбипов хәбәр иткәнчә, хәзерге вакытта савым сыерларын һәм кәҗәләрне тотуга чыгымнар өлешен каплауга субсидияләр алу өчен шәхси ярдәмче хуҗалыклардан заявкалар алу төгәлләнеп килә. Гаризалар кабул итү профильле министрлык тарафыннан 25 июльгә кадәр алып барыла.

Шәхси хуҗалыкларга дәүләт ярдәменең барлык чаралары быел да сакланып калган.

Ришат Хәбипов субсидияләргә документлар бирүнең яңартылган форматына аерым тукталды. Быел аларны "Минем субсидия" сервисыннан файдаланып, электрон рәвештә тапшырырга мөмкин. Сервис хәзер аеруча таләп ителгән алты программага карата эшли һәм даими яңартыла. «Система документлар белән эшләүне шактый җиңеләйтә», - дип ассызыклады Ришат Хәбипов.

Камияр Байтемиров билгеләп үткәнчә, тулаем алганда, шәхси ярдәмче хуҗалыкларга дәүләт ярдәме турындагы закон күп нәрсәне эшләргә мөмкинлек биргән. Әмма хәзер авыл хуҗалыгы продукциясен сату өчен шәхси хуҗалыклар кооперациясе оештыру мәсьәләсе кискен тора. Моннан тыш, соңгы вакытта кыйммәтләнгән  кишер белән вәзгыять, Камияр Байтемиров әйтүенчә, фермер хуҗалыклары һәм крестьян хуҗалыклары тарафыннан яшелчә җитештерүне үстерү мәсьәләсен яңадан күтәрде. Татарстан Республикасы Фермерлар һәм крестьян хуҗалыклары ассоциациясе рәисе өстәмә финанс кертемнәре кирәк булачагын искәртте.

Матбугат конференциясендә шулай ук терлек азыгы әзерләү мәсьәләләре буенча фикер алыштылар. Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары билгеләп үткәнчә, мәсьәлә «контрольдә тотыла».

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International