Юрий Камалтынов: «Гражданнар таләбе программаларда һәм проектларда чагылырга тиеш»

2021 елның 7 июле, чәршәмбе, 11:05

Бүген Дәүләт Советында узган матбугат конференциясендә “Бердәм Россия” парламент фракциясенең 2021 елның беренче яртыеллыгында эш нәтиҗәләрен ясадылар. Журналистларның сорауларына Дәүләт Советы Рәисе урынбасары, фракция җитәкчесе Юрий Камалтынов җавап бирде.

"Коронавирус пандемиясе белән бәйле билгеле бер чикләүләргә, аерым алганда, күп кеше катнашында чаралар оештыруларга чикләүләргә карамастан, барлык планлаштырылган эшләр башкарылды, безнең эш планында булган кайбер мәсьәләләр хәтта киңрәк тә карады", - диде Юрий Камалтынов, матбугат конференциясен ачып.

2021 елның беренче яртыеллыгында фракциянең 5 утырышы һәм фракция Президиумының 5 утырышы үткәрелгән, анда илкүләм  проектларны, дәүләт телләре турындагы республика законын гамәлгә ашыру турында һәм башка актуаль мәсьәләләр каралган.

Юрий Камалтынов Хөкүмәт әгъзалары белән очрашуларны уңай тәҗрибә дип атады. 2021 елның беренче яртыеллыгында фракциядә ТР мәгариф һәм фән министры Илсур Хәдиуллин, ТР Президенты каршындагы Эшкуарлар хокукларын яклау буенча вәкаләтле вәкил Фәрит Габделганиев һ.б. чыгышлар тыңланган, шулай ук депутат эшчәнлеге турында бердәмроссиялеләрнең хисаплары тыңланган.

Юрий Камалтынов төрле дәрәҗәдәге депутатларның үзара хезмәттәшлеге мәсьәләләренә тукталды. "Республикада Дәүләт Думасы, Дәүләт Советы, шәһәр һәм район советлары депутатларын берләштерүче депутат вертикале төзелде, без бергәләп сайлау округларында һәм районнарда мәсьәләләрне хәл итәбез, - диде ул, - бу бәйләнеш бик мөһим, чөнки барлык депутатлар корпусының хуплавын алырга һәм сайлаучылар белән элемтә урнаштырырга мөмкинлек бирә".

Республика координация советы эше шуңа юнәлтелгән, ул бу яртыеллыкта ике тапкыр утырышка җыелган (бер тапкыр - онлайн форматта). Фикер алышу мәсьәләләре арасында - республика программаларын, илкүләм һәм партия проектларын гамәлгә ашыру.

Сайлау алды кампаниясе чорында сайлаучылар биргән барлык наказлар муниципаль программаларга һәм проектларга трансформацияләнергә тиеш, дип саный Юрий Камалтынов. "Муниципаль депутатларның алар алдында нинди бурычлар торуын белүе бик мөһим, чөнки алар бюджетларны раслыйлар һәм сайлаучылар наказлары белән эшлиләр, - дип басым ясады фракция җитәкчесе, - барысының да үз мантыйгы булырга тиеш, һәм әгәр дә кешеләр юл төзүне сорыйлар икән, нәкъ менә шуны планлаштырырга кирәк".

Юрий Камалтынов республика Президенты Рөстәм Миңнехановка республикада наказлар белән эшләүне оештырган өчен рәхмәт белдерде. Бүген 3 меңнән артык наказ булган «юл картасы» төзелгән. Ел саен аның үтәлеше күзәтелә.

Республика юл картасы Татарстан Республикасы Хөкүмәте карары белән расланган. Муниципаль дәрәҗәдәге сораулар муниципаль "юл карталарына" кертелгән. Фаразларга караганда, быелның ахырында кимендә 80% наказ үтәләчәк.

Юрий Камалтынов закон чыгару эшчәнлеге мәсьәләләрен дә күтәрде. Быелның беренче яртыеллыгында Дәүләт Советына барлыгы 51 закон проекты кертелгән, шуларның 28е - фракция депутатларыннан. Бу кайбер салымнар буенча ташламалы ставкаларның йогынтысын озайта торган, сәнәгать парклары резидентлары өчен салым ташламалары кертүче законнар һәм башкалар.

«Бердәм Россия» фракциясе закон чыгару инициативаларын эшләүдә актив катнаша. Нәкъ менә фракция депутатлары гражданлык коралы әйләнеше өлкәсендә закон чыгару һәм норматив-хокукый җайга салуны камилләштерү, наркотик һәм психотроп матдәләр әйләнешен контрольдә тоту һәм хайваннар белән эш итү өлкәсендә законнар чыгару һәм норматив-хокукый җайга салуны камилләштерү өлешендә инициатива авторлары булды. Соңгысын анализлап, Юрий Камалтынов ассызыклаганча, бүген күзәтүчесез хайваннар белән "тупик вәзгыять" барлыкка килгән, төбәкләр гамәлдәге федераль законны гамәлгә ашыру белән авырлыклар кичерә.

«Халык белән эшләү - депутат эшчәнлегенең мөһим өлеше, - дип ассызыклады Юрий Камалтынов, - бердәмроссиялеләрнең барысы да гражданнарны график нигезендә кабул итә». Хисап чорында үз округларында һәм беркетелгән районнарда, шәһәрләрдә 2684 кеше кабул ителгән. Региональ иҗтимагый кабул итү бүлмәсенә шәхси кабул итүгә 1113 кеше мөрәҗәгать иткән.

Фракция һәм партиянең перспектив бурычлары арасында Юрий Камалтынов Дәүләт Думасы депутатларын сайлау буенча башланган сайлау кампаниясен билгеләде. «Сайлаулар нәтиҗәләре буенча «Бердәм Россия» партиясе сайлаучылар яклавын тояр дип өметләнәбез, - диде ул, - без республика исемлеген республика Президенты Рөстәм Миңнеханов җитәкләве белән горурланабыз». 

Матбугат конференциясе барышында журналистлар Юрий Камалтыновны фракциянең биш баллы шкала буенча эшен бәяләргә сорадылар. "Минем дәгъваларым юк, - дип йомгаклады ул, - гәрчә безнең эшкә сайлаучылар бәя бирергә тиеш дип саныйм".

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International