Татарстан Дәүләт Советы депутатлары балалар лагерьларында туклану сыйфатын бәяләде

2021 елның 7 июле, чәршәмбе, 17:26

Татарстан Дәүләт Советының Социаль сәясәт комитеты депутатлары Светлана Захарова һәм Артем Прокофьев бүген «Чайка» һәм «Пионер» балалар сәламәтләндерү лагерьларында булдылар. Парламентарийлар балаларның ялын оештыруны һәм туклану сыйфатын бәяләделәр.

Парламент комитеты рәисе Светлана Захарова әйтүенчә, депутатлар ел саен җәйге лагерьларга барып  балаларның ялы ничек оештырылуын карыйлар.

"Татарстан Президенты кушуы буенча, пандемия белән бәйле рәвештә, без барлык кирәкле анализларны тапшырдык, һәм ПЦР-тестның тискәре нәтиҗәләрен алганнан соң гына ике лагерьга чыктык. Без балалар белән аралаштык, алар ашатудан канәгать, ниндидер дәгъвалар һәм тәкъдимнәр булмады", - диде ул.

Шул ук вакытта парламентарий  үзләренең  лагерь хезмәткәрләренә кайбер кисәтүләр ясавын билгеләп үтте. Мәсәлән, продуктларны маркировкалау буенча. "Бу – ризык әзерләү процессына катышы булмаган кисәтүләр. Без алар хакында әйттек, һәм алар безнең алда хәл ителде ", - дип белдерде Захарова.

Аның сүзләренә караганда, башка депутатлар да үз сайлау округларында балаларның җәйге ялы ничек оештырылуын тикшерәчәк.

Журналистлар белән әңгәмә вакытында "Чайка" лагереннан балалар үзләрен  тәмле ашаталар дип ышандырдылар. "Миңа барыннан да бигрәк төшке ашлар ошый. Анда тәмле аш бирәләр, бүген тәмле карабодай булды. Ит ризыклары да тәмле. Минемчә, монда иң яхшы пешекчеләр эшли", - дип уртаклашты София Хаҗиәхмәтова.

Настя Тринхунайте белдергәнчә, аңа көннең яртысы узгач бирелә торган өстәмә ризыклар күбрәк ошый икән. "Чөнки анда йогуртлар, ряженка, кефир, җиләк-җимеш,  камыр ашлары бирәләр. Бик тәмле», - диде ул.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International