КПРФ фракциясе утырышы

2021 елның 8 июле, пәнҗешәмбе, 09:31

Бүген Дәүләт Советында КПРФ фракциясе утырышында депутатлар парламентның егерме өченче утырышының көн тәртибе турында һәм фракциянең агымдагы мәсьәләләре буенча фикер алышты.

Хафиз Миргалимов тәкъдиме буенча, КПРФ фракциясе әгъзалары Дәүләт Советының егерме өченче утырышы көн тәртибендәге күпчелек сорауларны хуплап тавыш бирергә карар кылдылар.

Аннары депутатлар Казанда "Кояшлы шәһәр" микрорайонында социаль инфраструктура объектлары төзелеше проблемаларына багышланган түгәрәк өстәл резолюциясен үтәү барышын карадылар, шулай ук Дәүләт Думасына көзге сайлауларга әзерлекнең оештыру мәсьәләләре буенча фикер алыштылар.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International