Быелның беренче яртыеллыгында иҗтимагый кабул итү бүлмәсенә 1287 мөрәҗәгать кергән

2021 елның 8 июле, пәнҗешәмбе, 09:54

Бүген Дәүләт Советының егерме өченче утырышы алдыннан узган «Бердәм Россия»  фракциясе утырышында 2021 елның беренче яртыеллыгында эш нәтиҗәләрен ясадылар. Моннан тыш, «Бердәм Россия» партиясе рәисе Д.А.Медведевның төбәк иҗтимагый кабул итү бүлмәсендә һәм депутатлар тарафыннан округларда 2021 елның I яртыеллыгында гражданнарны кабул итү нәтиҗәләре буенча фикер алыштылар. Утырышны “Бердәм Россия” фракциясе җитәкчесе Юрий Камалтынов үткәрде.

Иҗтимагый кабул итү бүлмәсе җитәкчесе Камил Садриев билгеләп үткәнчә, быелның беренче яртыеллыгында 1287 мөрәҗәгать кергән, шуларның 1113 е - шәхси кабул итү барышында һәм 174 е - язмача. Мөрәҗәгатьләрнең 26%ы уңай хәл ителгән, 75%ы мөрәҗәгать иткән гражданнарга консультатив һәм гамәли ярдәм күрсәтелгән.

Быелның беренче яртыеллыгында иң күп мөрәҗәгатьләр социаль мәсьәләләр белән бәйле иде. Моннан тыш, ТКХ, сәламәтлек саклауга һәм мәгарифкә кагылышлы сораулар да  актуаль булып кара.

Еш кына җәмәгать кабул итү бүлмәләренә пенсионерлар (45%) мөрәҗәгать итә. Мөрәҗәгать итүчеләрнең 26 %ының даими эш урыны бар, 3,1 %ы - эшсез.

Быелның беренче яртыеллыгында депутатлар тарафыннан  357 тапкыр гражданнар кабул итү үткәрелгән, шуларның 72 се - аерым темага багышланган..

Иҗтимагый кабул итү бүлмәсе социаль челтәрләрдә актив эшли. Камил Садриев билгеләп үткәнчә, быел 27 туры эфир узган. Республика халкының тәкъдимнәрен һәм наказларын җыю буенча "Минем депутат" системасында зур эш алып барыла. Наказлар  буенча 3055 наказны берләштергән республика "юл картасы" булдырылган. Муниципаль "юл карталары" үз эченә 3 451 наказны ала.   

Бүген депутатлар Татарстан Республикасында 2021 елның икенче яртыеллыгына "Бердәм Россия" партиясе Рәисе Д.А.Медведевның төбәк иҗтимагый кабул итү бүлмәсендә Дәүләт Советы депутатларының гражданнарны кабул итү графигын расладылар.

Фракция утырышында башка мәсьәләләр дә каралды.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International