Бюджет турында республика законына үзгәрешләр кертелә

2021 елның 8 июле, пәнҗешәмбе, 10:24

Бүген беренче укылышта һәм тулаем 2021 елга һәм 2022 һәм 2023 елларның планлы чорына бюджет турында республика законына үзгәрешләр кертү хакында закон проекты кабул ителде. Үзгәрешләр техник характерга ия һәм Бөтенроссия халык санын алуны үткәрүгә бүлеп бирелгән бюджет ассигнованиеләрен яңадан бүлү механизмын аныклый.

Бюджет, салымнар һәм финанс комитеты рәисе Леонид Якунин билгеләп үткәнчә, эшләнгән закон проекты бюджет акчаларын баш бүлүчеләр һәм чыгымнарның бюджет классификациясе кодлары арасында ассигнованиеләрне яңадан бүлүне күздә тота.

"86-ТРЗ номерлы закон белән муниципаль районнарның һәм шәһәр округларының җирле үзидарә органнарына Бөтенроссия халык санын алуны әзерләү һәм уздыру вәкаләтләре бирелде. Шуңа бәйле рәвештә, 2021 ел бюджетында каралган,  Татарстан Республикасы Финанслар министрлыгы хисабында урнашкан 60,7 млн. сум акча республика районнары һәм шәһәрләре буенча бүлү өчен Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгына тапшырыла. Бу акчалар федераль, республикадан финанслау таләп ителми, шуңа күрә агымдагы ел бюджеты керемнәр һәм чыгымнар буенча элеккечә кала ", - дип аңлатты профильле комитет башлыгы.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International