Урманнардан файдалану турында республика законына үзгәрешләр кертелә

2021 елның 8 июле, пәнҗешәмбе, 10:44

Бүген Татарстан Республикасы Дәүләт Советы утырышында урманнардан файдалану турында республика законына үзгәрешләр кертү хакында закон проекты берьюлы өч укылышта кабул ителде. Документ республика Президенты Рөстәм Миңнехановка имза салуга юнәлтелә.  

Әлеге закон проектын кабул итү республика законнарын федераль законнарга туры китерү зарурлыгы белән бәйле.

Федераль закон нигезендә 2021 елның 1 июленнән Россия Федерациясе субъектлары дәүләт хакимияте органнары гражданнар үз ихтыяҗлары өчен урман фонды җирләрендә урнашкан урманнарда әзерләгән агачның исәбен алып бармыйлар, ә мондый агачның характеристикалары турындагы белешмәләрне дәүләт урман фонды реестрына кертәләр. Россия Федерациясе Урман кодексының 501 статьясындагы 4 өлеше нигезендә агачның исәбен алу вәкаләтле федераль башкарма хакимият органы тарафыннан башкарыла.

Шуның белән бергә, гражданнар үз ихтыяҗлары өчен Россия Федерациясе субъектлары милкендәге урман кишәрлекләрендә, шул исәптән региональ әһәмияттәге махсус сакланучы табигать территорияләре җирләрендә урнашкан урманнарда әзерләгән агачны исәпкә алу вәкаләтләре элеккечә Россия Федерациясе субъектлары дәүләт хакимиятенең урман мөнәсәбәтләре өлкәсендәге органнарына беркетелгән.

Федераль законнардагы күрсәтелгән үзгәрешләр хәзер «Татарстан Республикасында урманнардан файдалану турында»  законда да чагылдырыла.

 

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International