Җәмәгать судьялары сайланды

2021 елның 8 июле, пәнҗешәмбе, 10:50

Бүген Дәүләт Советы утырышында депутатлар җәмәгать судьяларын сайлау һәм җәмәгать судьясы вазыйфаларын йөкләү турындагы мәсьәләләрне карадылар. Республиканың Югары суды тарафыннан тәкъдим ителгән һәм профиль комитеты тарафыннан хупланган судьялар бертавыштан сайланды.

ТР җәмәгать судьялары итеп сайлануга кандидатураларны ТР Югары суды Рәисе Илгиз Гыйләҗев тәкъдим итте. Әлеге мәсьәлә буенча Законлылык һәм хокук тәртибе комитетының уңай карары белән парламент комитеты рәисе урынбасары Александр Чубаров таныштырды.

Дәүләт Советы Чистай суд районы буенча 3 елга 3 нче суд участогына Илнур Төхфәтуллинны,  чикләнмәгән вакытка Казан шәһәре Совет суд районы буенча 11 нче суд участогына  Айрат Сафинны Татарстан Республикасы җәмәгать судьясы итеп сайлады. Чаллы шәһәре суд районы буенча 4 нче суд участогы җәмәгать судьясы вазыйфаларын башкару бер елга отставкадагы судья Әлфия Шәфигуллинга йөкләнә.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International