Округларда депутат атнасы

2021 елның 12 июле, дүшәмбе, 11:57

Дәүләт Советы депутатларының округларда эше дәвам итә. Бу атнада парламентарийлар балаларны сәламәтләндерү лагерьларында булдылар, җәйге ялны оештыру һәм балаларны ашату белән таныштылар. Моннан тыш, депутатлар үз округларында сайлаучылар белән очрашулар уздырды, территорияләрнең проблемалары һәм аларны хәл итүнең мөмкин булган юллары турында фикер алыштылар. 

9 июльдә Дәүләт Советы Секретаре Лилия Маврина һәм Социаль сәясәт комитеты рәисе Светлана Захарова Биектау районында “Костер” республика балалар сәламәтләндерү-белем бирү үзәгендә булдылар. Депутатлар анда ял итүче педагоглар, лагерь хезмәткәрләре һәм балалар белән аралашты. Депутатлар билгеләп үткәнчә, лагерьда санитар-эпидемиологик чаралар буенча барлык таләпләр дә үтәлә, хезмәткәрләр һәм балаларны термометрик исәпкә алу журналлары алып барыла. Корпусларда санитайзерлар урнаштырылган. 3 июльдән “Костер” лагеренда 3 нче смена эшли, монда барлыгы 174 укучы ял итә.

9 июльдә Икътисад, инвестицияләр һәм эшкуарлык комитеты рәисе урынбасары Ринат Гайзатуллин Буа районының «Бор» һәм «Чайка» балалар сәламәтләндерү лагерьларында булды, анда ул балаларның кайнар туклануын оештыру һәм ял шартлары белән танышты. Хәзерге вакытта биредә 190 укучы ял итә. Ринат Гайзатуллин йокы корпусларын, хуҗалык бүлмәләрен һәм ашханәне карады, балаларның лагерьда хәвеф-хәтәрсез йөрү чараларын тәэмин итүгә, санитар-эпидемиологик таләпләрне үтәүгә игътибар итте. «Укучыларның ялын оештыруга да, уку процессына кебек үк, җитди мөнәсәбәт. Сәламәт һәм ял иткән балаларның киләсе уку елын башлап җибәрүе мөһим», - дип ассызыклады Ринат Гайзатуллин.

Шул ук көнне Ринат Гайзатуллин Буа районы башлыгы Ранис Камартдинов озатуында районда урып-җыю эшләренең барышы белән танышты, «Авангард» басуларының берсендә булды. Депутат авыл хезмәтчәннәре белән аралашты, хезмәт шартлары белән кызыксынды, аларның теләкләрен тыңлады.

9 июльдә Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитеты рәисе Азат Хамаев Минзәлә районының савыктыру лагерьларында балаларның ял шартлары белән танышты. Депутат ял итүче балалар, лагерь хезмәткәрләре белән аралашты, аларның теләкләрен тыңлады. Азат Хамаев барган "Солнышко" һәм "Олимпиец" лагерьларында икенче смена эшли, бюджет өлкәсендә эшләүче хезмәткәрләр балалары өчен юллама бәясе - 21 көнгә 3 мең сумнан аз гына артыграк.

7 июльдә депутат Римма Ратникова Кукмара районының “Сосенка” лагеренда балаларның җәйге ялын оештыру белән танышты. Депутат балаларның ял итү шартларын, туклану һәм медицина хезмәте күрсәтүне оештыруны бәяләде. «Татарстан Республикасында балалар лагерьлары төзү, аларга капиталь ремонт ясау буенча тулы бер программа бар. Район лагерьлары яңа стандартларга туры килә. Киләсе елда “Сосенка” лагеренда капиталь төзелеш планлаштырыла, лагерь зур үзгәрешләр көтә, - дип ассызыклады Римма Ратникова, лагерь хезмәткәрләре һәм ял итүче укучылар белән аралашып. "Бу лагерьда без беренче тапкыр түгел, безгә монда бик ошый. Монда бик тәмле ашаталар, корпусларда рәхәт», - дип сөйләделәр отряд командирлары Ландыш Борһанова һәм Екатерина Уткина. Быел лагерьда ике смена - 18 көн һәм өч  смена 7 көн эшли. Һәрберсендә 64 бала ял итә.

6 июльдә Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе урынбасары Людмила Рыбакова Чирмешән районында яшәүчеләр белән очрашты. Депутат башкарылган эшләр турында сөйләде, очрашуда катнашучыларны "Бердәм Россия"нең 100 төп эше" проекты белән таныштырды. Людмила Рыбакова социаль өлкә, "Сугыш хатын-кыз йөзле була алмый" проектын тормышка ашыру, Covid-19 га каршы прививка компаниясе мәсьәләсенә аерым игътибар бирде. Депутат татарстанлыларның сәламәтлеген саклау өчен аны уздыру зарурлыгын билгеләп үтте. Шулай ук очрашу барышында Людмила Рыбакова гражданнарны кабул итте.

Депутатларның сайлаучылар белән очрашулары Казанда да уза. 5 июльдә депутат Владимир Вавилов Анжела Вавилова исемендәге Казан хосписының пациентлары һәм хезмәт коллективы белән очрашты. Депутат башкарылган эш турында сөйләде, очрашуда катнашучыларны “Бердәм Россия”нең 100 төп эше” проекты белән таныштырды, социаль өлкә мәсьәләләренә аерым игътибар бирде.

Түбән Кама районында яшәүчеләр белән Дәүләт Советы депутаты Ркаил Зәйдуллин очрашты. Очрашу Түбән Кама мэры урынбасары Марина Камелина катнашында 32 нче урта мәктәптә узды. Марина Камелина кыскача Түбән Камада һәм районда “Бердәм Россия” партиясе инициативасы белән гамәлгә ашырыла торган иҗтимагый әһәмиятле проектларга тукталды, район тормышының күпчелек өлкәләрендә барган уңай үзгәрешләрнең мөһимлеген билгеләп үтте. Ркаил Зәйдуллин Марина Камелинаны хуплады, партиянең 100 төп эше Түбән Камада да уңышлы тормышка ашырылуын билгеләп үтте. Очрашу барышында Түбән Кама халкы балалар сәламәтләндерү лагерьларына юлламалар бирүгә, юлларның торышына, яктыртуга, су белән тәэмин итү челтәрләрен ремонтлауга кагылышлы сораулар күтәрде. Депутат аларны хәл итүнең кулай вариантларын эзләү өчен әйтелгән проблемаларны игътибарга алды.

9 июльдә Казанда Дәүләт Советы һәм Дәүләт Думасы депутатлары «Миссис Татарстан» конкурсында катнашучылар белән очрашты. Очрашуны ачып, Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Татьяна Ларионова Татарстанда гаилә сәясәте һәрвакыт өстенлекле булуын билгеләп үтте. Республикада борынгыдан ук ныклы никахлар, имин һәм уңышлы гаиләләр хөрмәтләнде. “Күп балалы гаиләләр никадәр күбрәк булса, республикабызның матур  киләчәгенә өмет шулкадәр көчлерәк, - дип билгеләде депутат, - шуңа күрә кайбер закон чыгару инициативалары нәкъ менә күп балалы гаиләләргә ярдәм итүгә юнәлдерелгән. Ә быел өстәмә социаль ярдәм чараларының тулы бер блогы гамәлгә ашырыла. Бу алга таба да үсәчәк". Конкурста катнашучылардан яңгыраган социаль һәм гаилә сәясәтен камилләштерү буенча тәкъдимнәр "Бердәм Россия" халык программасына керәчәк.

 

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International