Марат Нуриев: «Халык белән бергә Карбышев урамындагы фонтанны яңадан эшләтәчәкбез»

2021 елның 15 июле, пәнҗешәмбе, 09:23

Дәүләт Советы депутаты Марат Нуриев экоактивистлар белән очрашты һәм Казан шәһәренең Карбышев урамында фонтанны һәм аның янәшәсендәге территорияне  җыештыруда катнашты. Ул җирле халыкның шикаятьләрен тыңлады һәм  бергәләп тотынганда ял итү урыннарын төзекләндерүгә ирешәчәкбез, диде. Нәкъ менә әлеге фонтанны төзекләндерү «Минем район» проектында иң күп тавыш җыйган иде.

«Без “Минем район”дип аталган яңа проект эшләтеп җибәрдек. Бөтен җирнең үз проблемалары һәм актуаль мәсьәләләре бар. Районда тормышны яхшыртырга мөмкинлек биргән инициативаларны нәкъ менә халыктан ишетәсе килә. Җирле кешегә караганда яхшырак, бу хакта беркем дә әйтмәячәк. Әлеге фонтан иң күп тавыш җыйды, 1 меңгә якын», - диде Марат Нуриев.

Шул ук вакытта депутат ассызыклаганча, фонтан үзе генә түгел, ә аның тирәсендәге территория дә халык анда вакытны рәхәт итеп үткәрә һәм балалар белән йөри алсын өчен төзекләндереләчәк.

Фонтанны торгызуның беренче адымы аны чүп-чардан чистарту булды, анда җирле халык, депутат үзе һәм аның командасы катнашты. "Бүген без фонтанны чүп-чардан чистартачакбыз, бу иҗтимагый инициатива һәм җирле халык паркны төзекләндерү белән кызыксына. Моннан тыш, мин әлеге микрорайонны ремонт программасына кертү өчен төрле инстанцияләргә хатлар җибәрдем. Биредә насослар һәм гомуми коммуникацияләр төзек түгел. Моның белән шөгыльләнәләр инде, без сорауны контрольдә тотабыз. Алга таба да сезнең белән бергә фонтан эшләсен өчен тырышырбыз ", - дип мөрәҗәгать итте җыелган активистларга депутат.

Иң беренче эш итеп фонтаннан чүп-чар, ләм алдылар. "Фонтан инде беренче дистә ел эшләми. Су өчтән бер өлешкә генә агып ята, анысы да кыш узганнан соң калган кар", - дип аңлатты шул тирәдә яшәүче Людмила Носова.

Марат Нуриев бу фонтан уңаеннан халык белән беренче генә очрашу булуын әйтте. "Мин сезгә теләсә кайчан киләм. Яңадан торгызу барышы турында хәбәр итәчәкмен. Бу безнең беренче очрашуыбыз гына", - дип өстәде халык сайланучысы.

Исегезгә төшерәбез, “Минем район” сервисы Дәүләт Советы депутаты Марат Нуриев инициативасы белән булдырылганиде, бу Татарстанның Совет, Яңа Савин, Авиатөзелеш районнары, Теләче һәм Питрәч районнарында яшәүчеләрдән шәһәр мохитен яхшырту буенча теләкләр җыю проекты. Портал аша халык теләсә нинди инициативалар турында белдерә ала. Проект сайтында белдерүләренчә, актив халыкны биш тема борчый: төзекләндерү, уңайлылык, иминлек, инфраструктура һәм экология.

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International