Татьяна Ларионова: «Сайлаучылар белән аралашу актуаль мәсьәләләрне ничек хәл итәргә кирәклеген аңларга мөмкинлек бирә»

2021 елның 15 июле, пәнҗешәмбе, 15:05

Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Татьяна Ларионова  “Бердәм Россия” партиясенең төбәк иҗтимагый кабул итү бүлмәсендә “Минем депутат” системасына кергән мөрәҗәгатьләргә җавап бирде. Парламентарий халык белән аралашу актуаль проблемаларны һәм аларны хәл итү юлларын билгеләргә мөмкинлек бирә, дип ассызыклады.

«Миңа һәрвакыт безнең сайлаучылар белән аралашу бик күңелле, чөнки алар бездән нәрсә көткәннәрен, Дәүләт Советы, республика Хөкүмәте мөмкинлекләрен исәпкә алып һәм федераль дәрәҗәдә мәсьәләләрне хәл итәргә кирәклеген аңлау туа», - диде Татьяна Ларионова журналистларга.

"Минем депутат" кабул итү проектында кизү тору вакытында Татьяна Ларионова Татарстан халкы белән шалтыратышып аларның  мәсьәләләрен  нинди юллар белән  хәл итүмөмкин булуы турында сөйләгән. Мәсәлән, өч бала анасы күп балалы гаиләгә бүлеп бирелгән җир кишәрлегендә инфраструктура булмауга зарланган. «Татарстан Президенты күп балалы гаиләләр җир алган торак пунктларны инвестиция программаларына кертүне йөкләде. Монда хәрәкәт булыр дип уйлыйм, - дип билгеләде депутат. - Безнең карашка, әлеге мәсьәлә буенча программа федераль булырга тиеш. Хатын-кыз депутатлар исеменнән без Дәүләт Думасына, Россия Хөкүмәтенә бу проблеманы хәл итү буенча махсус федераль программа булсын өчен мөрәҗәгать иттек ".

Татьяна Ларионова билгеләп үткәнчә, Идел буе федераль округы хатын-кыз-депутатлары мондый варианттагы  җир участогын алырга риза булмаган гаиләләргә акчалата түләү ихтималы турындагы тәкъдимне башлап җибәргәннәр. "Сентябрьдә Дәүләт Думасына депутатлар сайлау узачак. “Бердәм Россия” партиясе халык программасын формалаштыра. Әлеге тәкъдимнәрне программага кертергә тырышырбыз. Һәм әгәр алар керсәләр, мәсьәләләрне уңышлы хәл итү шанслары шактый күбрәк булачак ", - дип өстәде парламентарий.

Татьяна Ларионова шулай ук Казан кешесенең иске аэропорт янында юл төзүне сораган мөрәҗәгатенә дә җавап бирде. Бу үтенеч белән ул инде Совет районы администрациясенә, "Халык контроле" системасына мөрәҗәгать иткән. «Казанда юлларны ремонтлау һәм төзүгә ихтыяҗ бик югары. Барыннан да элек, өстенлекле тәртиптә җәмәгать транспорты һәм мәктәп автобуслары маршрутлары, мәктәпләргә, балалар бакчаларына, медицина учреждениеләренә һәм башка социаль әһәмиятле объектларга керү юллары уза торган юлларны төзекләндерәләр. Хәзер Патрис Лумумбадан Аграрнаяга кадәр юл проектлыйлар. Минемчә, сез атаган адрес бу проект составына керәчәк ", - диде Татьяна Ларионова.

 Парламент җитәкчесе урынбасары Казаннан  пенсионер хатын белән дә аралашты, ул Татарстанда ни өчен "сугыш балалары" статусы кертелмәве белән кызыксынды. Ларионова хәбәр иткәнчә, "сугыш балалары" буенча закон проекты Дәүләт Думасында карауда. Ул Татарстан депутатлары мондый федераль закон кабул ителсен өчен бөтен көчен куячак, дип ышандырды.

"Шундый статус кертелгән төбәкләр бар, әмма төбәкләрнең күбесе мондый законны кабул итмәде. Чөнки әлеге категория гражданнар статусы буенча илнең бөтен территориясендә бердәм алымнар булырга тиеш. Бу сорау мине дә, сезне кебек үк, борчый. Минем әни 57 яшендә дөньядан китте. Бу аның сугыш чорында 11 яшьлек бала, алты балалы гаиләдә өлкән бала булып калуы нәтиҗәсе. Барысы да аның җилкәсенә яткан. Ул авырды, һәм барлык авыруларны сугыш елларында һәм сугыштан соңгы авыр елларда алды", - дип йомгаклады парламентарий.

Бүген бирелгән барлык сораулар депутат тарафыннан контрольгә алынды.

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International