Фәрит Мөхәммәтшин Әсхәт Нускабай вафат булуы сәбәпле кайгы уртаклашты

2021 елның 19 июле, дүшәмбе, 14:12

ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Казахстанның Казандагы беренче Генераль консулы Әсхәт Нускабай вафат булуы сәбәпле, якыннарының кайгысын уртаклашты.

Республика парламенты башлыгы Казахстан Республикасы парламентының ике палатасы рәисләре Мәулен Ашымбаев һәм Нурлан Нигъмәтуллинга телеграмма юллады. 

«Безнең дустыбыз һәм хезмәттәшебез Әсхәт Нускабайның вакытсыз вафат булуы турындагы хәбәрне ишетү авыр булды. Талантлы оештыручы, оста дипломат, зирәк сәясәтче Әсхәт Жарылкасын улы безнең халыкларның туганнарча дуслыгын ныгытуга зур өлеш кертте», — диелә телеграммада.

Фәрит Мөхәммәтшин сүзләренчә, Казахстанның Казандагы Генераль консуллыгын булдыруның чишмә башында торып, ул аны Казахстан — Татарстан диалогын үстерүнең мөһим сәяси коралы булган саллы дипломатик вәкиллеккә әверелдерде.

«БДБ Парламентара Ассамблеясе Советы Генераль секретаре урынбасары буларак, Нускабай дәүләтләребезнең барлык өлкәләрен киңәйтү сәясәтен дәвам итте. Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутатлары, Татарстан халыклары Ассамблеясы Советы һәм шәхсән үз исемемнән ихластан кайгыгызны уртаклашам. Әсхәт Жарылкасын улының туганнарына һәм якыннарына, барлык фикердәшләренә һәм партнерларына көч һәм ныклык телим», — ди Фәрит Мөхәммәтшин.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International