Казанга Валентина Матвиенко килде

2021 елның 21 июле, чәршәмбе, 11:09

Россия Федерациясе Федераль Собраниесе Федерация Советы Рәисе Валентина Матвиенко Татарстанга эш сәфәре белән килде. «Казан» халыкара аэропортында аны Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, РФ Президентының Идел буе федераль округындагы вәкаләтле вәкиле Игорь Комаров һәм Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин каршы алды.

Визит барышында Валентина Матвиенко Казан Изге Ана иконасы соборын изгеләндерүгә багышланган тантаналы чараларда катнашачак.

Шулай ук Казан Кремлендә Федерация Советы спикерының Татарстан Президенты белән эшлекле очрашуы узачак.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International