Казанда Изге Ана иконасы соборын изгеләндерү тантанасы булды

2021 елның 21 июле, чәршәмбе, 16:03

Бүген Казанда яңадан торгызылган Казан Изге Ана иконасы соборын изгеләндерү тантанасы булды. Тантана 21 июльдә очраклы рәвештә генә узмады, нәкъ менә бу көнне бөтен православие дөньясы Изге Ананың могҗизалы Казан иконасы көне бәйрәм итә. Изге Патриарх Мәскәү һәм бөтен Русь Патриархы Кирилл чинын үткәрде. Тантанада РФ Федераль Җыелышының Федерация Советы Рәисе Валентина Матвиенко, Россия Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле Игорь Комаров, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, республиканың Дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, традицион конфессияләр һәм дин әһелләре катнашты.

Россия Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле Игорь Комаров дәүләт башлыгы Владимир Путин исеменнән котлау укыды. "Соборны православие динендәге иң хөрмәтле изге урыннарның берсе - Изге Ананың могҗизалы Казан иконасы булган урында торгызу - дин тотучылар, ата-бабаларыбыз васыять иткән рухи, әхлакый идеалларны тирәнтен ихтирам иткән, халкыбызның бәһасез тарихи мирасы кемгә кыйммәт булган барлык кешеләр өчен озак көтелгән вакыйга,", - диелә сәламләүдә. Россия Президенты белдергәнчә, Собор Казанның рухи үзәкләренең берсе булачак, Татарстанның борынгы җирендә дини хәзинәләрне һәм гасырлар традицияләрен торгызу эшенә хезмәт итәчәк.

Федерация Советы рәисе Валентина Матвиенко билгеләп үткәнчә, бу көн Рус Православие Чиркәве һәм Ватаныбыз тарихына мәңгегә кереп калачак. Аның сүзләренә караганда, республика җитәкчелегенең,  Рус Православие Чиркәве һәм  меңләгән диндарларның уртак тырышлыгы нәтиҗәсендә мәхәллә халкы өчен ишекләрне яңадан ачып җибәрде.

Валентина Матвиенко татарстанлыларның Россия тарихына, аның барлык халыкларның көче белән булдырылган күп гасырлык рухи мирасына карата тыныч һәм сак  мөнәсәбәтләр булуын билгеләп үтте. «Рус һәм татар, православие һәм мөселманнарның, башка күп кенә этнослар һәм конфессияләр вәкилләренең шундый иҗади гармонияләрен тәэмин итү - ул көндәлек зур эш, анда һәркем бернинди арттырусыз катнаша һәм республикада чәчәк атуны китерә».

Федерация Советы башлыгы Изге Ананың иконасы соборын изгеләндерүнең иң төп мөселман бәйрәмнәренең берсе - Корбан бәйрәме көннәре белән туры килүен символик дип атады. СФ спикеры билгеләп үткәнчә, мәшһүр мәчетләрнең һәм православие соборларының алтын гөмбәзләренең янәшә торуы Казанга һәм Татарстанның башка шәһәрләренә үзенә бертөрле матурлык бирә һәм үзенә яшәргә чакырып тора. "Ышанам ки, Казан йөрәгендә бу искиткеч соборны изгеләндерү халыклар арасында бердәмлекне, ышанычны һәм үзара аңлашуны саклап калу өчен чираттагы адым булачак".

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Казан Изге Ана иконасы соборын изгеләндерүдә катнашучыларны православие дөньясы тарихындагы мөһим көн белән котлады.

«Барлык дин тотучыларны Казан Изге Ана иконасы килү көне белән чын күңелдән котлыйм. Бүген православие дөньясының һәм бөтен күпмилләтле Россиянең бөек изге иконасы безне яңадан торгызылган чиркәүдә җыйды», — диде Татарстан Президенты.

 

«Нәкъ биш ел элек без изге Патриарх Кирилл җитәкчелегендә торгызыла торган гыйбадәтханә нигезенә беренче ташны салдык. Һәм менә бүген бу мәһабәт соборда Патриарх һәм дәрәҗәле кунаклар катнашында янә илаһи литургия ясала. Татарстан башкаласы һәм безнең данлы Ватаныбыз үзенең төп рухи хәзинәләренең берсен алды», — диде ул.   

Рөстәм Миңнеханов Россия Президенты Владимир Путинга шәхси ярдәме өчен, шулай ук бу изге эшкә фатиха биргән һәм соборны торгызуда ярдәм иткән Патриарх Кириллга, ТР Дәүләт Киңәшчесе, «Яңарыш» республика фондының Попечительләр советы рәисе Минтимер Шәймиевкә, вакытсыз арабыздан киткән митрополит Феофанга һәм ярдәм кулын сузган башка кешеләргә рәхмәт белдерде.

«Федераль хакимият, Мәскәү Патриархиясе һәм бизнес ярдәмендә Казан Изге Ана монастыреның барлык тарихи комплексын яңадан торгызып, аны яңадан бөтенроссия һәм халыкара хаҗ кылу үзәгенә әйләндереп булыр дип өметләнәм», — дип йомгаклады президент. 

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International