Фәрит Мөхәммәтшин иҗтимагый оешма җитәкчеләре һәм активистлары белән очрашты

2021 елның 30 июле, җомга, 15:48

Бүген ТР Дәүләт Советы Рәисе, “Бердәм Россия” партиясенең төбәк бүлеге Секретаре Фәрит Мөхәммәтшин республиканың коммерцияле булмаган һәм иҗтимагый оешма җитәкчеләре һәм активистлары белән очрашты. Очрашу партиянең «Халык программасы»на кертү өчен инициативалар һәм тәкъдимнәр турында фикер алышу буенча стратегик сессия кысаларында узды. Катнашучыларның бер өлеше онлайн дискуссиясенә кушылды.

"Республиканың иҗтимагый оешмалары һәм коммерциячел булмаган оешмалары - ул хакимият таянган нигез, таяныч, - дип ассызыклады парламент башлыгы, иҗтимагый хәрәкәт лидерларына мөрәҗәгать итеп, - нәкъ менә иҗтимагый оешмалар еш кына аеруча мохтаҗ булган кешеләргә ярдәм күрсәтә".

Фәрит Мөхәммәтшин чарада катнашучыларга битараф булмаулары һәм актив гражданлык позициясе өчен рәхмәт белдерде, республика җитәкчелеге һәрвакыт гражданлык инициативаларына ярдәм итәргә тырыша, дип өстәде. Республика шәһәрләрендә һәм авылларында социаль инициативаларны гамәлгә ашыручы коммерциягә карамаган оешмаларга ел саен 35 млн. сумга якын акча бирелә. Быел да шундый ук сумма бирелгән.

Фәрит Мөхәммәтшин республика муниципалитетларында илкүләм  проектлар һәм президент программаларын гамәлгә ашыруга аерым тукталды. Илкүләм проектлар кысаларында гына да узган ел 30,7 млрд. сумга 348 объект төзелгән һәм ремонтланган. Быел программаларны гамәлгә ашыру күләме узган ел чамасында. Республикада илкүләм проектлар шулай ук җәмәгатьчеләр контролендә гамәлгә ашырыла.

Бүген, Фәрит Мөхәммәтшин әйтүенчә, куллану бәяләрен күтәрү проблемасы актуаль булып кала. 5 айда бәяләр үсеше республикада инде 5,8 % тәшкил иткән. «Хөкүмәт һәм РФ субъектлары белән хезмәттәшлектә бердәм россиялеләр азык-төлек инфляциясе белән бәйле вәзгыятьне үз контроленә алды, - дип сөйләде төбәк бүлеге Секретаре, - сәүдә мәйданчыкларын һәм арадашчыларсыз авыл хуҗалыгы ярминкәләрен оештыру һәм үстерү турында карар кабул ителде һәм гамәлгә ашырыла».

Парламент башлыгы билгеләп үткәнчә, "Бердәм Россия"  "Халык программасы"на тәкъдимнәр җыю өчен интернет-портал эшләтеп җибәргән. Бу - партия сайлаучыга "чыгачак" төп документ. Бүгенге көндә сайтта 2,7 млн. анкет тулган, ярты миллионга якын катнашучы теркәлгән, алар 165 меңнән артык тәкъдим тапшырган.

Җәмәгать эшлеклеләре, коммерциячел булмаган оешмалар вәкилләре һәм экспертлар федераль дәрәҗәдә тәкъдимнәр җыю буенча 3 стратегик сессия уздырдылар инде: балалы гаиләләргә, сәламәтлеге мөмкинлекләре чикләнгән кешеләргә ярдәм итү, авылны үстерү өлешендә. Мондый дискуссия мәйданчыклары Татарстанда да эшли. "Безнең өчен сезнең фикерегезне, халык тәкъдимнәрен ишетү мөһим, - дип билгеләде Фәрит Мөхәммәтшин. - Фикер алышуда күбрәк кеше катнашкан саен, инициативалар күбрәк тәкъдим ителәчәк, өйрәнеләчәк, иң кыйммәтлеләр йомгаклау документында чагылыш алачак һәм эзлекле рәвештә тормышка ашырылачак".

Дәүләт Думасы депутатларын сайлаулар буенча старт алган сайлау кампаниясе турында сөйләгәндә, төбәк бүлеге Секретаре инде актив сәяси көрәш башлануын, 15 партия исемлеге составында 4 меңнән артык кандидат, 2 меңнән артык бер мандатлы һәм 174 үз-үзен тәкъдим итүче булуын билгеләп үтте. Партияләрне һәм кандидатларны теркәү процедурасы төгәлләнде диярлек. “Безгә лаеклы, намуслы депутатларны сайларга кирәк”, - диде Фәрит Мөхәммәтшин.

Республиканың бердәмроссиялеләренә килгәндә, алар сайлау кампаниясен сайлаучылар алдында хисап очрашуларыннан һәм яңа наказлар җыюдан башлаганнар. Татарстанлылар үз тәкъдимнәрен, теләкләрен һәм тәнкыйтьләрен мобиль кабул итү бүлмәләре, гражданнар мөрәҗәгатьләре белән эшләү үзәкләре һәм “Минем депутат” сайты аша да җиткерә ала. "Без бу тәкъдимнәрне хөкүмәт карарлары аша уздырырга тиеш, шуның белән алынган наказларны тормышка ашырдык", - дип билгеләде парламент башлыгы.

Бәхәс кысаларында җәмәгатьчеләр тарафыннан бүген партиянең "Халык программасына" кертү өчен шактый тәкъдимнәр кертелде. 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International