Фәрит Мөхәммәтшин Казахстан Республикасының Казандагы Генераль консулы Жанболат Мурзалинны кабул итте

2021 елның 26 августы, пәнҗешәмбе, 11:20

Бүген ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Казахстан Республикасының Казандагы Генераль консулы Жанболат Мурзалин белән очрашты. Казахстан дипломаты Татарстанда үз миссиясен тәмамлый.

Фәрит Мөхәммәтшин, аңа актив хезмәттәшлек өчен рәхмәт белдереп, Россия белән Казахстан арасында ныклы эшлекле һәм мәдәни элемтәләр, җылы мөнәсәбәтләр урнашуын билгеләп үтте. Коронавирус пандемиясенә карамастан, 2020 елда Татарстан белән Казахстан арасындагы тышкы сәүдә әйләнеше 630,8 млн. АКШ доллары тәшкил иткән, 2019 ел белән чагыштырганда 14,2 процентка күбрәк. Дәүләт Советының Казахстан Республикасы Парламентының ике палатасы, шулай ук хакимиятнең вәкиллекле органнары белән парламентара элемтәләр урнаштырылган. Иҗтимагый оешмалар - Казахстан халкы ассамблеясе һәм Татарстан халыклары ассамблеясе арасында элемтәләрне киңәйтү һәм тирәнәйтү тәҗрибәсе дә кызыклы. 2010 елның февралендә тиешле Килешүгә кул куелган.

Дәүләт Советы Рәисе әлеге җайга салынган хезмәттәшлек системасы алга таба да, яңа Генераль консул килү белән дә дәвам итәр, дигән ышаныч белдерде.

Жанболат Мурзалин әфәнде республика җитәкчелегенә Россия-Казахстан мөнәсәбәтләре, шул исәптән парламентара багланышлар кысаларында Татарстан һәм Казахстан элемтәләрен үстерүдә ярдәм күрсәткәннәре өчен рәхмәт белдерде.

Саубуллашканда Фәрит Мөхәммәтшин Жанболат Мурзалинга эшендә яңа уңышлар теләде һәм дипломатка Дәүләт Советы Рәисенең Рәхмәт хаты тапшырды.

Казахстан Республикасының Казандагы Генераль консуллыгы 2012 елда ачылды. Консул округы Идел буе федераль округының 12 субъектын үз эченә ала. Жанболат Мурзалин Генконсул вазифасында 2019 елның июленнән эшли.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International