Волейбол буенча 2022нче елгы дөнья чемпионатына кадәр калган вакытны санау башланды

2021 елның 26 августы, пәнҗешәмбе, 12:56

Россиянең 10 шәһәрендә узачак FIVB 2022 Волейбол буенча дөнья чемпионаты ачылырга нәкъ бер ел калды. Бүген Казанда һәм бөтендөнья турнирын оештыручы башка шәһәрләрдә Чемпионатка кадәр калган вакытны санаучы сәгать җибәрелде. Бәйрәм чарасын ТР Дәүләт Советы Рәисе, ТР Волейбол федерациясе президенты Фәрит Мөхәммәтшин ачып җибәрде.

Тантанада катнашучыларны республика җитәкчелеге исеменнән сәламләп, Фәрит Мөхәммәтшин Казанның югары дәрәҗәдәге эре спорт чараларын уздыру белән һәрвакыт дан тотуын билгеләп үтте. "Безнең шәһәр 2013 елгы Бөтендөнья җәйге универсиадасын, 2015 елгы Су спорт төрләре буенча дөнья чемпионатын, 2018 елгы футбол буенча ФИФА-2018 дөнья чемпионатын, 2019 елгы Ворлдскилз эшче һөнәрләре буенча дөнья чемпионатын һәм башкаларны уңышлы кабул итте, - диде Татарстан Волейбол федерациясе президенты. - Токиода узган җәйге Олимпия уеннарында илебез волейболчылары көмеш медальләр яулавы куандырды. Мондый җиңүләр - безнең горурлыгыбыз һәм дөрес юлны сайлавыбыз билгесе. Татарстан Республикасы Волейбол федерациясе әлеге спорт төрен барлык юнәлешләрдә үстерә: югары класслы волейболчылар әзерләү, массакүләм, мәктәп һәм студентлар волейболын популярлаштыру".

Республиканың волейбол федерациясе җитәкчесе әйткәнчә, Казанның пляж спорт төрләре үзәге волейбол үсешенә зур өлеш кертәчәк. Бу ябык комплекс ел әйләнәсе күнегүләр ясарга мөмкинлек бирәчәк, безнең климат шартларында бу аеруча мөһим.

Фәрит Мөхәммәтшин яшьләр арасында әлеге динамик уенны популярлаштыру һәм волейболга битараф булмаган барлык кешеләрне берләштерүөчен волейбол буенча дөнья чемпионатының Оештыру комитетына, Бөтенроссия волейбол федерациясенә, төбәкләрдән килгән коллегаларга рәхмәт белдерде.

"Казан халкына һәм кунакларыбызга бу символик сәгать ошар, - дип өстәде ул. - Фестиваль дә, дөнья чемпионаты да Казанның статусын раслаячак, иң җаваплы халыкара чараларны югары дәрәҗәдә кабул итә һәм үткәрә ала торган шәһәр буларак тагын да таныытачак".

Аннары ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, РФ Дәүләт Думасы депутаты Ольга Павлова, ТР спорт министры урынбасары Алмаз Мингулов, "Зенит-Казан" волейбол клубы президенты Рәфкать Кантюков, Россиянең волейбол буенча Олимпия командасы әгъзасы Максим Михайлов, шулай ук махсус Олимпиада атлет-волейболчылары Алина Абдрахманова һәм Роман Ошевалов Чемпионатка кадәр калган вакытны санаучы сәгать төймәсенә бастылар.

Волейбол буенча дөнья чемпионаты 2022 елның август-сентябрендә Россиянең 10 шәһәрендә - Мәскәүдә, Санкт-Петербургта, Калининградта, Ярославльдә, Казанда, Уфада, Екатеринбургта, Новосибирскида, Кемеровода һәм Красноярскида узачак.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International