Александр Тыгин: «Республикада иҗтимагый киңлекләрне төзекләндерү программасы уңышлы тормышка ашырыла, Чистай - моңа иң яхшы мисалларның берсе»

2021 елның 13 сентябре, дүшәмбе, 14:12

Бүген Чистайда Торак сәясәте һәм инфраструктура үсеше комитетының күчмә утырышында җәмәгать урыннарын төзекләндерү буенча бишьеллык комплекслы программаны гамәлгә ашыру нәтиҗәләре турында фикер алыштылар. Программа республикада уңышлы гамәлгә ашырыла һәм муниципалитетларның йөзен сизелерлек үзгәртте, дип саный парламентарийлар.

Төзекләндерү эшләре республиканың барлык 45 муниципаль берәмлегендә үткәрелде, гомуми мәйданы 6 млн. кв.м. булган 443 объект төзекләндерелгән.  Федераль проектны финанслау күләме 2015 елдан 2020 елга кадәр федераль бюджеттан 4,8 млрд. сум һәм республика бюджетыннан 9,8 млрд. сум тәшкил иткән. 2021 елга тагын гомуми суммасы 1,5 млрд. сумлык 49 объектны төзекләндерү планлаштырылган.

«Чистай - иҗтимагый киңлекләрне төзекләндерү программасын ничек нәтиҗәле тормышка ашыру мөмкин булуның ачык мисалларының берсе, - дип билгеләп үтте Торак сәясәте һәм инфраструктура үсеше комитеты рәисе Александр Тыгин, - Чистайга 240 яшь, һәм аны яңартканда тарихи үзәкне саклап калу өчен архитекторлар һәм чистайлылар үзләре күпме көч куйганын күрәбез. Әйе, ресурслар бар, әмма җирле халыкның патриотизмыннан башка мондый үзгәрешләр мөмкин булмас иде ".

Нәкъ менә Татарстан «Уңайлы шәһәр мохитен формалаштыру» федераль программасы инициаторы булды. Шул ук вакытта республикада җәмәгать урыннарын төзекләндерү эшләре 2015 елда ук башланган иде. Федераль проект кысаларында 2018 елдан башлап уңайлы шәһәр тирәлеге булдыру буенча Бөтенроссия иң яхшы проектлар конкурсы уздырылды (кече шәһәрләр һәм тарихи җирлекләр өчен). Быел Чистай икенче тапкыр, 50 млн. сумлык грант отып, конкурста җиңүче булды. Әгәр дә беренче гранны үзәк бульварны төзекләндерүгә җибәрсәләр, яңадан алынган грант яр буен төзүнең икенче чиратына файдаланылачак. Барлыгы өч ел эчендә Татарстаннан 26 проект 1 млрд. 600 млн. сумлык грант алды.

Чистайда территорияләрне төзекләндерү программасын гамәлгә ашыру нәтиҗәсендә күп кенә объектларны тормышка кайтара һәм яңаларын төзи алган. Аерым алганда, Карл Маркс урамындагы бульвар һәрвакыт шәһәрнең тарихи үзәге булган, анда төп шәһәр хезмәтләре, иң матур йортлар, чиркәүләр һәм парклар урнашкан. Һәм бүген барлык туристик объектлар (дәүләт саклавындагы 20 дән артык тарих һәм мәдәният һәйкәле бар), төрле юллар белән бульварга килеп чыга. Озак вакытлар бульвар ташландык хәлдә торган, хәзер шәһәр һәм туристларны җәлеп итү үзәгенә әйләнгән. Әйтергә кирәк, социаль челтәрләрдә постларның яртысы #КрасивыйЧистополь хэштегы белән нәкъ менә монда эшләнгән.

Депутатлар иң элек төзекләндерелгән Скарятин бакчасын карадылар. "Без уңайлы шәһәр мохите тарихи объектлар белән бәйле булсын өчен төп бурычны хәл иттек, - дип шәрехләде шәһәрнең баш архитекторы Андрей Шумилов, - һәм хәзер туристлык истәлекле урыннарын бербөтен итеп берләштерүне дәвам итәбез".

Соңгы елларда төзекләндерүнең иң зур объектларының берсе - «Татнефть-Олимп» стадионы. Реконструкциянең беренче чираты 2016 елда тәмамланган. Бүген бу актив ял итү һәм спорт белән шөгыльләнү өчен күп санлы локацияләр булган заманча спорт корылмасы. Стадион беркайчан да буш тормый, ә җирле "Труд" футбол командасы республиканың беренче лигасында җиңүче булган.

Бу объектлар барысы да депутатларның игътибар үзәгендә булды. Парламентарийлар төзекләндерелгән объектларны тоту проблемасына аерым тукталды. "Барлык объектлар да шәһәр балансында, әмма мондый күләмдә киңлекләрне тиешле тәртиптә тоту алай ук җиңел түгел, - диде Чистай районы башлыгы Дмитрий Иванов, - бу безнең шәһәргә генә түгел, бөтен республикага да кагыла. Төгәл финанслау кирәк".

Бүген профиль комитеты әгъзалары «Безнең ишегалды» президент программасын гамәлгә ашыру барышы белән таныштылар, Циолковский урамындагы йортлар ишек алларында булдылар. Биредә юллар яңартылган, машина йөртүчеләр өчен яңа тротуарлар һәм парковка урыннары төзелгән, урамнарны яктырту чаралары торгызылган, балалар һәм спорт мәйданчыклары, яңа урналар һәм эскәмияләр пәйда булган. Халык шулай ук ишегалларын карап тоту мәсьәләсен дә күтәрә. "Менә безгә барысын да төзеделәр, ә кышын юлларны кардан чистартмыйлар, - диде анда яшәүче бер ханым, - моны кем эшләргә тиеш?". "Фатир хуҗалары бу мәсьәләләрне идарәче кампания аша урам себерүчеләрне яллап хәл итә, - дип җавап бирде профильле комитет башлыгы, - сез бит моның өчен акча түлисез, таләп итегез". Александр Тыгин торак милекчеләрен активрак һәм принципиаль булырга, кемдер килер һәм эшләр дип көтеп утырырга түгел, ә барысын да үз кулларына алырга чакыра. Моның өчен механизмнар җитәрлек.

Төзекләндерү программаларын гамәлгә ашыру мәсьәләләре турында комитет утырышында ук фикер алышалар. Профильле министрлыктан, муниципаль хакимиятләрдән һәм экспертлардан җыелган тәкъдимнәрне депутатлар эшкә алды.

Утырышта шулай ук Дәүләт Советының Ана (гаилә) капиталын торак шартларын яхшыртуга юнәлдерү кагыйдәләренә үзгәрешләр кертү турында Россия Хөкүмәте Рәисе Михаил Мишустинга мөрәҗәгатен әзерләү турында карар кабул ителде. Сүз ипотека программасын гамәлгә ашырудагы кыенлыклар белән очрашкан соципотека программасында катнашучылар турында бара. Депутат Марат Нуриев ассызыклаганча, Татарстанда социаль ипотека программасы 2005 елдан бирле гамәлгә ашырыла, бу вакыт эчендә 170 меңнән артык бюджет өлкәсендә эшләүчеләр гаиләсе, шулай ук ярдәмгә мохтаҗ гаиләләр торак белән тәэмин ителгән. 19 меңнән артык гаилә ана капиталы акчаларыннан, шулай ук бала тугач яисә уллыкка алганда республика бюджетыннан түләүләр белән файдаланган.

Әмма Россия Хөкүмәтенең 2007 елның 12 декабрендәге карары белән расланган Кагыйдәләргә үзгәрешләр кертелгәннән соң, анда ана капиталы акчаларыннан файдалану механизмы язылган, социаль ипотека программасында катнашучы татарстанлылар узган елның октябреннән ана капиталы акчаларын файдалану мөмкинлегеннән мәхрүм ителгән, чөнки торак кооперативлары өчен җир кишәрлекләренә теркәлгән хокуклар булу турындагы таләпләр кертелгән. «Татарстанның 4 мең гаиләсендә ана капиталын куллануда катлаулылыклар барлыкка килде. Дәүләт торак фонды, нәтиҗәле инструмент булуга карамастан, һәрвакытта да федераль законнарга туры килми ", - дип аңлатты проблеманың асылын Александр Тыгин. Парламентарийлар соципотечникларның хокукларын торгызырга ниятли. Бу мәсьәлә парламентның якындагы утырышында каралачак.

Дәүләт Советының чираттагы сессиясендә шулай ук Иннополис шәһәре территориясендә югары автоматлаштырылган транспорт чараларын эксплуатацияләү буенча цифрлы инновацияләр өлкәсендә эксперименталь хокукый режим билгеләү турындагы мәсьәләне карау планлаштырыла. Профильле комитет әгъзалары республика Премьер-министры урынбасары Роман Шәйхетдиновның Иннополис базасында эксперименталь мәйданчык формалаштыру турындагы тәкъдимен хуплады. "Сүз югары технологияле транспорт, тулаем IT-тармак өлкәсендә яңа технологияләр кертү өчен барлык хокукый чикләүләрне бетерү турында бара, - дип сөйләде Александр Тыгин, - әлеге карар кабул ителгән очракта Иннополис парламенты сессиясендә цифрлы технологияләр өлкәсендә хокукый чикләүләрсез территорияләр булачак".

Бүген парламентарийлар җирле үзидарә турында (өлешле төзелеш өлкәсендә контроль өлешендә), автомобиль юллары һәм шәһәр төзелеше эшчәнлеге турында республика законнарына үзгәрешләр кертү хакында закон проектларын карады.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International