Мамадышта Татарстан Волейбол федерациясе президенты кубогы уйнатылды

2021 елның 14 сентябре, сишәмбе, 17:20

14 сентябрьдә Мамадышта республиканың сәнәгать предприятиеләре һәм авыл районнары арасында Татарстан Волейбол федерациясе президенты VIII Кубогының финал уеннары узды. Ярышларны ачу тантанасында ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Әхмәтов һәм Мамадыш муниципаль районы башлыгы Анатолий Иванов катнаштылар.

Ярышларда катнашучыларны һәм оештыручыларны, спорт сөючеләрне, тренерларны һәм җанатарларны Дәүләт Советы Рәисе, Татарстан Волейбол федерациясе президенты Фәрит Мөхәммәтшин исеменнән сәламләп, Марат Әхмәтов республикада волейболның зур популярлык казануын билгеләп үтте. "Безнең республикада волейболны мәктәп укучылары һәм студентлар, эре предприятиеләр һәм компанияләр хезмәткәрләре, авыл хезмәтчәннәре һәм яшьләре уйный, - диде ул. - Бу массакүләм спорт төрен үстерү өчен барлык шәһәр һәм районнарда, стадионнарда һәм спорт залларында, мәктәпләрдә һәм югары уку йортларында шартлар тудырылган. Барыгызга да сәламәтлек һәм федерация президенты кубогына ярышларда уңышлар телим!"

Марат Әхмәтов Мамадыш районы башлыгына «Зенит-Казан» һәм «Динамо-Акбарс» волейбол клублары уенчылары автографлары куелган сувенир туп, ә «Юность» спорт мәктәбе директорына Татарстан Республикасы Волейбол федерациясеннән туплар һәм волейбол челтәре җыелмасы тапшырды.

2021 елгы ТР Волейбол федерациясе президенты кубогына уеннар финалында 8 команда катнашты. Сәнәгать предприятиеләреннән "Татнефть" АҖ, "ТАНЕКО" АҖ, "Татхимфармпрепараты" АҖ һәм "ПОЗИС" АҖ командалары зона ярышларын узды. Авыл районнары командалары арасында призлы урыннар өчен Мамадыш, Саба, Алексеевск һәм Актаныш муниципаль районнары командалары көч сынашты.

Финал уеннары кискен, киеренке көрәштә узды һәм күп кенә очрашуларда җиңүчеләр тай-брейкта гына билгеле булды.

Авыл муниципаль районнары арасында Саба районы командасы җиңүче булды. Икенче урында - Мамадыш районы командасы. Өченче урын Актаныш районы волейболчыларына эләкте.

Сәнәгать предприятиеләре арасында «Татхимфармпрепараты» АҖ командасы җиңүче булды. Икенче урында - «Татнефть» АҖ командасы һәм өченче урында - «ПОЗИС» АҖ командасы.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International