Сәнәгать мәйданчыкларын һәм унитар предприятиеләрне үстерү мәсьәләләре каралды

2021 елның 15 сентябре, чәршәмбе, 14:44

Бүген Икътисад, инвестицияләр һәм эшкуарлык комитеты утырышы булды, анда кече һәм урта бизнесны, муниципаль сәнәгать мәйданчыкларын, дәүләт һәм муниципаль унитар предприятиеләрне үстерү мәсьәләләре каралды. Комитет утырышында ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Әхмәтов катнашты.

Кече һәм урта бизнесны һәм муниципаль сәнәгать мәйданчыкларын үстерү өлкәсендәге законнарның үтәлеше турындагы мәсьәләне карауга керешеп, парламент комитеты җитәкчесе Лотфулла Шәфигуллин билгеләп үткәнчә, заманча икътисад күп очракта кече һәм урта эшкуарлыкны үстерү дәрәҗәсенә бәйле. "Хәзерге вакытта республика икътисадының чирегеннән артыгын бизнес алып тора, - диде ул. - Быелның беренче яртысында республикада эшкуарлар саны 3 процентка артты. Татарстанда 105 сәнәгать паркы эшли, аларда 1526 резидент продукция җитештерә. Алар тарафыннан 35 меңнән артык эш урыны булдырылган. Шулай итеп, бизнеска сәнәгать парклары кирәк дип әйтергә була".

Лотфулла Шәфигуллин билгеләп үткәнчә, шул ук вакытта бу өлкәдәге проблемалар барлык кызыксынучы якларның - закон чыгаручыларның, дәүләт һәм муниципаль хакимият башкарма органнарының, бизнесның -комплекслы якын килүен таләп итә. Әлеге проблеманы хәл итү максатларында салым йөкләнешен киметүгә юнәлдерелгән закон инициативалары гамәлгә ашырылды. Шул исәптән транспорт салымыннан һәм мөлкәткә салымнан азат итү каралган, заемнар, ташламалы кредитлар һәм электр энергиясенә тарифлар бирү рәвешендә ярдәм чаралары комплексы эшләнгән.

Татарстан Республикасы икътисад министрының беренче урынбасары - Эшкуарлыкны һәм конкуренцияне үстерү департаменты директоры Рөстәм Сибгатуллин республикада кече һәм урта бизнесны һәм муниципаль сәнәгать мәйданчыкларын үстерү өлкәсендәге законнарны, шул исәптән кече һәм урта эшкуарлыкны үстерү турындагы федераль һәм республика законнарын, "Татарстан Республикасының икътисадый үсеше һәм инновацион икътисады" республика программасын гамәлгә ашыру барышы турында мәгълүмат бирде.

Быел республикада кече һәм урта бизнесны үстерүгә ярдәм итүгә грантлар, субсидияләр, кредит ташламалары һәм башка чаралар рәвешендә 3,5 млрд сумнан артык акча җибәрү планлаштырыла.  

"Эшкуарлыкны үстерүгә 2020 елның ахырында кабул ителгән "ТР территориясендә салым салуның патент системасын кертү турында" ТР Законы уңай йогынты ясады", - дип ассызыклады Рөстәм Сибгатуллин. - 2021 елның маенда аңа үзгәрешләр кертелде, алар бизнес мөмкинлекләрен шактый киңәйттеләр - бу салым салуның патент системасында эшкуарлык эшчәнлеге төрләре исемлеген 82 дән 90 ка кадәр киңәйтү, ваклап сату һәм җәмәгать туклануы өчен потенциаль керем алуга мөмкин булган еллык керемне исәпләү өчен физик күрсәткеч сыйфатында файдалы мәйдан (сәүдә залы һәм хезмәт күрсәтү залы) билгеләү һәм муниципаль берәмлекләрнең 4 төркеме буенча билгеләнгән дифференциация нигезендә район үзәкләре өчен потенциаль керем күләмен киметү. Кабул ителгән үзгәрешләр салым йөкләнешенең зурлыгын киметә. Хәзерге вакытта 22,5 меңнән артык индивидуаль эшкуар салым салуның патент системасын кулланалар

Сәнәгать паркларының нәтиҗәлелеген арттыру чаралары турында сөйләгәндә, икътисад министрының беренче урынбасары законнар һәм норматив актлар турында сөйләде, алар эшкуарлык субъектлары өчен 10 елга кадәр салым ташламалары ача. "Алар салым ставкаларын киметүне, транспорт салымын түләүдән һәм милеккә салым түләүдән азат итүне күздә тота, - диде Рөстәм Сибгатуллин. - Хәзерге вакытта сәнәгать паркларын аккредитацияләү дәвам итә. 57 сәнәгать паркының 46сы аккредитация узган, Министрлык белән килешү төзүгә 36 гариза бирелгән."

Мәгълүмат турында фикер алышуда комитет рәисе Лотфулла Шәфигуллин, депутатлар Роман Мугерман һәм Олег Коробченко катнашты.

Комитет мәгълүматны игътибарга алды.

"Дәүләт һәм муниципаль унитар предприятиеләр турында" Федераль законга һәм "Конкуренцияне яклау турында" Федераль законга дәүләт һәм муниципаль предприятиеләр төзүгә тыю кертү өлешендә үзгәрешләр кертү турында" Федераль законны гамәлгә ашыру мониторингы нәтиҗәләре белән ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министры урынбасары Эдик Дияров чыгыш ясады.

Ул хәбәр иткәнчә, югарыда әйтелгән федераль законны гамәлгә ашыру максатларында, ТР Министрлар Кабинеты карары белән 2025 елга кадәр дәүләт һәм муниципаль унитар предприятиеләрне реформалаштыру буенча чаралар планы расланган. Республикада 122 муниципаль һәм 12 дәүләт унитар предприятиесе үзгәртеп корылырга тиеш. Аларның күбесе, 40 муниципаль һәм 4 дәүләт унитар предприятиесе, юк ителәчәк, калганнары башка рәвештә реформалаштырылачак. Табигый монополияләр өлкәләрендә эшчәнлек алып баручы 16 унитар һәм 2 дәүләт унитар предприятиесе гамәлдәге оештыру-хокукый формасын саклап калачак.

Комитет муниципаль берәмлекләргә муниципаль унитар предприятиеләрне үзгәртеп оештыру һәм бетерү эшен тизләтү турында тәкъдимнәр кабул итте.

Комитет утырышында «Татарстан Республикасы норматив хокукый актлары проектларының җайга салу йогынтысын бәяләүне уздыру, Татарстан Республикасы норматив хокукый актларының факттагы йогынтысын бәяләүне уздыру һәм экспертиза ясау тәртибе турында» Татарстан Республикасы Законына үзгәрешләр кертү хакында» һәм «Татарстан Республикасы дәүләт мөлкәтен хосусыйлаштыру турында» Татарстан Республикасы Законының 61 һәм 11 статьяларына үзгәрешләр кертү турында» Татарстан Республикасы законнары проектлары каралды, алар буенча тиешле карарлар кабул ителде.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International