Дәүләт Думасына сайлаулар өчен БДБ миссиясе күзәтүчеләре Дәүләт Советында булды

2021 елның 17 сентябре, җомга, 17:13

БДБ миссиясеннән РФ ФҖ Дәүләт Думасына сайлауларны күзәтүчеләр, Казахстан Республикасы вәкилләре республика парламентында булды. Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Юрий Камалтынов Дәүләт Советы, парламент комитетлары һәм комиссияләре, фракцияләр һәм депутат төркемнәре эше турында сөйләде. Кунаклар шулай ук парламент үзәген һәм парламентаризм музеен карады.

  Казахстан Республикасы Үзәк сайлау комиссиясе секретаре Сабил Мостафина һәм КР Үзәк сайлау комиссиясе әгъзасы Ерлан Дауылбаев Татарстанга тавыш бирү барышын күзәтү өчен килделәр. БДБ миссиясен күзәтүчеләр шулай ук “Минем тавыш” сайлаучыларның онлайн-форумында катнашырга, Татарстан Үзәк сайлау комиссиясе һәм ТР Иҗтимагый палатасының Иҗтимагый күзәтү үзәге эше белән танышырга, шулай ук республиканың кайбер районнарында сайлау участокларына барырга планлаштыралар.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International