Округларда депутатлар атнасы

2021 елның 20 сентябре, дүшәмбе, 13:38

Дәүләт Советы депутатларының округларда эше дәвам итә. Бу атнада парламентарийлар "Минем депутат" проекты кысаларында һәм Иҗтимагый кабул итү бүлмәсендә гражданнарны кабул итте, шулай ук республиканың мәгариф учреждениеләренә йөрүләрен дәвам итте.

16 сентябрьдә Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Татьяна Ларионова һәм Дәүләт Советы Секретаре Лилия Маврина Казанның Совет районы Инженерлык лицеенда булдылар, педагоглар һәм укучылар белән аралаштылар, яңа программалар буенча укыту шартларын өйрәнделәр. КНИТУ-КАИның инженер лицее - илнең физик-математик юнәлеш буенча иң көчле уку йортларының берсе. Лицейда Россиянең төрле төбәкләреннән балалар белем ала. Укучылар күп тапкырлар WorldSkills стандартлары буенча ярышларда җиңүчеләр һәм призерлар булганнар. "Балаларны һәрьяклап үстерү өчен искиткеч шартлар тудырылган, - дип уртаклашты үз тәэсирләре белән Татьяна Ларионова, - балаларда һәм аларның педагогларында никадәр кызыклы инновацион проектлар һәм идеяләр бар!"

15 сентябрьдә Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Татьяна Ларионова “Минем депутат” системасында мөрәҗәгатьләр кабул итте. Иң элек Яр Чаллыда яшәүче Мария Борисова инициативасы буенча фикер алышу булды. Ул Яр Чаллыда өлкән яшьтәге кешеләргә спорт белән шөгыльләнү өчен объектлар күбрәк булырга тиеш, һәм бу дәресләр бушлай булмаса да, ташламалы булырга тиеш дип саный. Татьяна Ларионова пенсионерларны сәламәтлекне һәм физик активлыкны саклап калу өчен барлык кирәкле әйберләр белән тәэмин итәргә кирәк булуы белән килеште. Казанда яшәүче Ирина Горланова да шактый катлаулы сорау белән мөрәҗәгать итте. Әлеге ханымның бала чактан ук инвалид булган кызы бар. Кызга 30 яшь, һәм Ирина Горлановага кызын инвалид коляскасына хәрәкәтләндерү бик авыр.  Ул закон чыгаручылардан коляскадагы инвалидлар йорт буенча ирекле хәрәкәт итсен өчен торакларны җайлаштыру мөмкинлеген карауларын сорый. "Төзелеш кодексына, һич югы йортларның беренче катларындагы фатирлар  коляскадагы инвалидларның ихтыяҗларын исәпкә алып төзелсен өчен төзәтмәләр кертергә кирәк, - дип саный Татьяна Ларионова, - моны тормышка ашыру өчен барысын да эшлиячәкбез".

14 сентябрьдә Дәүләт Советы депутаты Рифнур Сөләйманов гражданнарны кабул итте. Депутатка 10 кеше мөрәҗәгать иткән. Кабул итү кысаларында пенсия белән тәэмин итү, җиргә һәм йортка документларны рәсмиләштерү, күпфатирлы йортларга якын территорияләрне төзекләндерү, торак-коммуналь хезмәтләр күрсәтү, социаль ярдәм күрсәтү мәсьәләләре күтәрелде. Кабул итү барышында килгән барлык мөрәҗәгатьләрне депутат аерым контрольгә алды.

14 сентябрьдә "Минем депутат" системасында гражданнарны Дәүләт Советы депутаты Геннадий Глушков кабул итте. "Без турыдан-туры эш алып барабыз, беренчел мөрәҗәгатьләр мобиль кабул итү бүлмәләре аша халыктан килде. Шәхсән районнар буйлап йөрдек, кешеләр белән аралаштык, наказлар җыйдык, урыннарда нидер аңлаттык. Ә хәзер мөрәҗәгатьләр "Минем депутат" системасы аша килә һәм бу халыкның үзләре өчен дә, депутатлар өчен дә бик уңайлы", - дип белдерде Геннадий Глушков. Депутат әйтүенчә, мөрәҗәгатьләр тематикасы төрле. "Нигездә, бу юллар, суның сыйфаты, су кытлыгы,  торбаларның тузуы. Авылдагы эш урыннарына килгәндә, күпләр балаларының һәм оныкларының авыл җирлегендә яшәвен һәм эшләвен тели, сораулар арасында өченче урында мәшгульлек мәсьәләсе”, - дип белдерде Геннадий Глушков.

Якшәмбе көнне, 12 сентябрьдә Лаеш районының Усады авылында Лаеш һәм Балык Бистәсе районнары командалары арасында «Мистер Рикко кубогы» футбол суперфиналы узды. Уен башланыр алдыннан турнирда катнашучыларны Дәүләт Советы депутаты Дмитрий Самаренкин сәламләде. Иптәшләрчә уен кыр хуҗалары файдасына 2:1 исәбе белән тәмамланды. "Без һәвәскәр футболны үстерәбез һәм киләсе елда турнирны киңәйтергә һәм яңа командалар кертергә телибез. Шундый ук форматта хоккей турнирын үткәрү дә планда бар", - дип билгеләде Дмитрий Самаренкин.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International