Дәүләт Советы депутатлары Пермьдәге фаҗига нәтиҗәсендә һәлак булганнарның туганнарының кайгысын уртаклашты

2021 елның 20 сентябре, дүшәмбе, 13:42

Дәүләт Советы депутатлары Пермьдәге атыш вакытында һәлак булганнарның туганнарының тирән кайгысын уртаклашты.

"Бүген Пермь дәүләт университетында булган фаҗигале вакыйгалар уңаеннан Дәүләт Советы депутатлары исеменнән һәм шәхсән тирән кайгыгызны уртаклашам, - диелә республика парламенты башлыгы Фәрит Мөхәммәтшин Пермь краеның Закон чыгару Җыелышы рәисе Валерий Сухих адресына юллаган телеграммада, - Әлеге фаҗига барыбызны да тетрәндерде. Һәлак булганнарның туганнарының һәм якыннарының  тирән кайгысын уртаклашабыз. Зыян күргәннәрнең тизрәк савыгуын телибез. Университет мөгаллимнәренә,  студентларына сабырлык һәм рухи көч бирсен!".

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International