Римма Ратникова "Җиңү диктанты" акциясен югары бәяләде

2021 елның 22 сентябре, чәршәмбе, 13:10

Бүген парламентның Кече залында "Бердәм Россия" Бөтенроссия сәяси партиясенең Татарстан төбәк бүлеге оештырган "Җиңү диктанты" патриотик акциясендә җиңүчеләрне һәм актив катнашучыларны бүләкләделәр. Бүләкләү тантанасында Дәүләт Советы депутатлары Римма Ратникова, Светлана Захарова һәм ТР Архив эше буенча Дәүләт комитеты рәисе Гөлнара Габдрахманова катнашты.

Чараны ачып, Гөлнара Габдрахманова "Җиңү диктанты" акциясенең совет халкының Бөек Ватан сугышында җиңүе турындагы тарихи хәтерне саклап калуга юнәлтелгән булуына басым ясады. "Акциянең яшьләр арасында аеруча популяр булуы шатландыра, - диде ул. -  160 мәйданчыкта  уздырылган "Җиңү диктанты"нда 8 меңнән артык кеше катнашкан. Бу, нигездә, мәктәп укучылары һәм студентлар, "Бердәм Россия" партиясе активы һәм тарафдарлары, җәмәгать эшлеклеләре.

Дәүләт Советы депутаты, "Бердәм Россия" фракциясе җитәкчесе урынбасары, "Бердәм Россия" партиясенең төбәк бүлеге Секретаре урынбасары Римма Ратникова "Җиңү диктанты"н оештыру дәрәҗәсен югары бәяләде. "Тарихи хәтер" проекты кысаларында уздырылган бу акция зур әһәмияткә ия, - диде ул. - Кызганычка каршы, соңгы елларда дөньяда халкыбызның Икенче бөтендөнья сугышында җиңүен "үзләштерергә" тырышулар ешайды. "Бердәм Россия" партиясе Ватаныбызны саклаучылар истәлеген саклап калу буенча күп кенә проектлар һәм акцияләр тормышка ашыра. Форсаттан файдаланып, мин акцияне оештыручыларга һәм катнашучыларга рәхмәт белдерәм".    

Акциядә катнашучыларга шулай ук Социаль сәясәт буенча парламент комитеты рәисе, партия тарафдарларының төбәк советы рәисе Светлана Захарова рәхмәт белдерде, ул яшьләргә патриотик тәрбия бирүдә партия проектларының һәм акцияләренең зур ролен билгеләп үтте.

"Җиңү диктанты" акциясендә җиңүчеләргә һәм актив катнашучыларга Дәүләт Советы Рәисенең Рәхмәт хатлары һәм "Бердәм Россия" партиясенең төбәк бүлеге дипломнары тапшырылды.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International