“Бердәм Россия” фракциясе утырышында пенсия яшендәге һәм пенсия алды яшендәге затларны эш белән тәэмин итү турында сөйләштеләр

2021 елның 23 сентябре, пәнҗешәмбе, 10:20

Бүген Дәүләт Советының егерме дүртенче утырышы алдыннан узган “Бердәм Россия” фракциясе утырышында пенсия яшендәге һәм пенсия алды яшендәге затларны эш белән тәэмин итүгә ярдәм итү чараларын гамәлгә ашыру турында сүз барды. Утырышны “Бердәм Россия” фракциясе җитәкчесе Юрий Камалтынов үткәрде.

ТР хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова билгеләп үткәнчә, бүген Татарстанда 1, 1 млн. пенсионер яши, шул исәптән картлык буенча пенсияне 953 мең кеше һәм пенсия яшенә кадәрге 259,6 мең кеше (тиешле яшькә җиткәнче 5 ел алдан) ала.

Эльмира Зарипова билгеләп үткәнчә, республикада пенсия алды яшендәге гражданнарның хезмәт хокукларын һәм ирекләрен чикләүне тыю турындагы хезмәт законнары таләпләрен үтәү, шулай ук пенсия алды яшендәге гражданнарның мәшгульлеген саклап калуга һәм үстерүгә юнәлтелгән чараларны гамәлгә ашыру мәсьәләләренә аерым игътибар бирә. Муниципалитетларда мондый эш территориаль ведомствоара комиссия кысаларында алып барыла.

Пенсионерлар өчен хезмәт мәшгульлегенә өстәмә гарантияләр билгеләнгән. Эш бирүчегә  пенсия алды яшендәге хезмәткәрләргә ел саен бушлай диспансеризация узу өчен эш урынын һәм уртача эш хакын саклап ике көн бирү бурычы беркетелгән. "Бу безнең өлкән буын сәламәтлеген тотып тору өчен җитди чара", - дип ассызыклады Эльмира Зарипова.

РФ Җинаять кодексына пенсия алды яшенә кагылышлы мотивлары буенча эшкә алудан нигезсез баш тарткан өчен, мондый хезмәткәрне эшеннән нигезсез эштән куган өчен эш бирүчеләрнең җаваплылыгын күздә тоткан маддә кертелде. Фаразлар КОАП кысаларында да каралган. Әмма, Эльмира Зарипова әйтүенчә, соңгы вакытта эш бирүчеләр тарафыннан бу рәвешле хокук бозулар теркәлмәгән.

Хезмәт белән тәэмин итү мәсьәләләренә килгәндә, соңгы биш елда теркәлгән эшсезләр составында пенсионерлар өлеше 10% дәрәҗәсендә тора (узган елдан тыш). Хәзерге вакытта эшсезләр арасында пенсиягә чыгу яшендәге 3336 граждан бар.

Эльмира Зарипова пенсия алды яшендәге гражданнар өчен федераль законнарда язылган өстәмә гарантияләр бирүгә җентекләп тукталды. Аерым алганда, пенсионерлар өчен эшсезлек буенча пособие түләүнең дәвамлылыгы башка категорияләр өчен түләүләр чорыннан максималь күләмдә артып китә һәм 12 ай тәшкил итә. Моннан тыш, стаждан арткан һәр эш елы өчен билгеләнгән пособие түләүне 2 атнага озайту каралган.

Әгәр пенсиягә кадәр ике елдан артыграк вакыт калмаган очракта эшсез граждан кыскарту буенча эшеннән азат ителгән һәм эшкә урнаша алмый икән, аңа пенсия яшенә җиткәнче иминият пенсиясен вакытыннан алда рәсмиләштерү хокукы бирелергә мөмкин һәм, аның ризалыгы булса, ул ведомствоара электрон хезмәттәшлек системасын кулланып гариза бирмичә, автомат рәвештә рәсмиләштереләчәк. Әлеге норма 2022 елның 1 гыйнварыннан үз көченә керә. 2019 елда пенсиягә вакытыннан алда 23 кеше чыгарылган, 2020 елда - 205 кеше, быелның 8 аенда - 27 кеше.

Пенсия алды яшендә булганнарны эшкә урнаштыруга ярдәм итүче тагын бер норма инвалидлар һәм социаль яклауга аеруча мохтаҗ гражданнар өчен эш урыннарын квоталау һәм резервлау турындагы республика законы кысаларында гамәлгә ашырыла. 2021 елга 61 эш урыны резервланган, аларга инде 11 кеше эшкә урнаштырылган.

Профильле министрлык башлыгы илкүләм проект кысаларында гамәлгә ашырыла торган "көмеш яшь" юнәлешендә гражданнарны укытуга тукталды. Быел план инде 52%ка үтәлгән, белем алуга 50 яшьлек һәм өлкәнрәк яшьтәге 400дән артык граждан җибәрелгән.

Пенсионерларны укыту һәм республикада Өченче яшь университеты эше турында тулырак мәгълүмат белән «Россия пенсионерлары берлеге» гомумроссия иҗтимагый оешмасының Татарстан Республикасы буенча төбәк бүлеге рәисе Любовь Мишина сөйләде. Проектны гамәлгә ашыру чорында 78 меңнән артык татарстанлы белем алган, иң кирәкле юнәлешләр компьютер һәм интернет белеме булган. Моннан тыш, «Сәламәт яшәү рәвеше», «Психология», «Туган як тарихы» һ.б. юнәлешләр зур популярлык казанган. Университетта барлыгы 20 программа эшли.

Любовь Мишина әйтүенчә, яңа уку елында финанс һәм хокукый белем буенча яңа программалар кертү планлаштырыла. Заявкаларны республиканың барлык муниципалитетлары биргән. Казанда ике атна эчендә 20 уку программасына 2 меңгә якын кеше язылган.

Фракция утырышында башка мәсьәләләр дә каралды.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International